ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2009 ел
җомга
2 апрель көнне ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды. Ул “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә махсус икътисади инфраструктура төзелешенә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.
Бүгенге көндә Татарстанның 1152 мәктәбе “Интеграцияләнгән дәүләт телекоммуникация системасы” элемтә операторы хезмәтләреннән файдалана.
3 апрельдә Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе Испаниянең «Bastet-grupp» компаниясе белән 6 элеваторга җиһазлар китерүне күздә тоткан килешүгә кул куячак. Республика фермерлары әлеге элеваторларда ашлык сакларга ниятли.

2
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
"Роснефть" һәм "Татнефть" компанияләре икенче квалификацияле процесс кысаларында Компания Иракта нефть-газ чыгару урыннарын камилләштерүгә дәгъва белдерүчеләр исемлегенә кертелгән. Бу хакта Иракның Нефть министрлыгына сылтама белән Россия мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
2-20 апрель көннәрендә «Студент язы-2009» XV Казан вузара фестиваленың конкурс көннәре үткәрелә, Гала-концерт исә 30 апрельдә Казан дәүләт университетының «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында була. Фестивальда җиңүчеләр бу юлы Казанда үткәреләчәк «Россия студент язы-2009» Бөтенроссия фестиваленда катнашу хокукына ия була.

1
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстанга Австрия, Германия, Швейцария һәм Голландиянең хәрби атташелары делегациясе килде. Сәфәрнең максаты – Татарстан, аның икътисади, сәнәгый потенциалы белән якыннан танышу.
М.Ќәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының опера бүлеге Португалиягә гастрольләргә юл алды. 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк сәфәр барышында труппа Дж.Вердиның “Аида” операсын тәкъдим итәчәк.
Агымдагы елның 13-19 маенда Казан шәһәре студентлар иҗатына ярдәм итүче “Россия студентлар язы – 2009” фестивале финалына чыгучыларны кабул итәчәк. Ђлеге фестивальнең финалы май аенда Татарстан Республикасы башкаласы Казанда узачак.
31 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Ул анда “Яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү системасын камилләштерү турындагы” мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Дәүләт Президиумын әзерләү буенча эшче төркем утырышында катнаша.
31 мартта министр Виктор Христенко җитәкчелегендәге Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы делегациясе “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААЌндә булды. Авиапредприятиенең очыш кырында Виктор Христенко “Ту–334” һәм “Ту–214” авиалайнерларын карады. Чарада ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International