ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2009 ел
чәршәмбе
18 мартта ТР Дәүләт Советының Кече залында Татарстан парламенты депутатлары вәкилләре киңәшмәсе уза. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышын оештыру, анда чыгарылган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр, парламентның беренче утырышы эше тәртибе буенча тәкъдимнәр белән бәйле.
Түбән Камада февральдә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексының төзелеш мәйданында 1,4 миллиард сумлык монтажлау эшләре башкарылган.
Тиздән Татарстанда үрнәк итеп куярлык терлекчелек фермалары барлыкка киләчәк. Фермаларда терлекләрнең баш саны 10нан артып китәчәк. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.

17 мартта Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комиссиясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасыннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев катнашты.


17
март, 2009 ел
сишәмбе
17 мартта Мәскәүдә Россиянең беренче вице–премьеры Игорь Шувалов рәислегендә 2013 елда Казанда Универсиада үткәрүгә әзерлек буенча Оештыру комитеты утырышы узачак.
Россия Федерациясендә Яшьләр елы кысаларында 23–27 март көннәрендә Казанның “Сосновый бор” лагеренда Татарстан Республикасы яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең VII республика конкурсы узачак.

"Татарстан белән Австрия арасындагы хезмәттәшлектә потенциал тулысынча файдаланылмый. Ике якның мөмкинлекләре күпкә зуррак." Бүген Кремльдә Австриянең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мартин Вукович җитәкчелегендәге делегация белән очрашу вакытында ТР Президенты Минтимер Шәймиев әнә шулай дип белдерде.


16
март, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстанга Австрия Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мартин Вукович җитәкчелегендә эшлекле даирә делегациясе килде. Сәфәрнең максаты – Австрия компанияләре белән Татарстан предприятиеләре арасында икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультеты базасында агымдагы елның 20 мартында татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулу уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференция уза.

14
март, 2009 ел
шимбә
21 март көнне ТР Милли музеенда экскурсоводлар өчен бәйге үткәрелә. Ул, Франкофония көннәре кысаларында, “Альянс Франсез – Казан” оешмасы тарафыннан, Казан дәүләт университеты Тел институтының француз теле кафедрасы һәм Милли музей белән берлектә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International