ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2009 ел
җомга
Берничә көн элек ТР Президенты Указы нигезендә Азат Хамаев ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнгән иде. 20 мартта Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов яңа министрны коллективка тәкъдим итте.
20 мартта Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа министр - Альберт Гыйльметдиновны тәкъдим итте. Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
Россия һәм аңа чиктәш илләрдә үткәрелә торган конкурс кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы балалар арасында 3 конкурс игълан итте.
19 мартта Казанның «Химиклар» мәдәният сараенда үткәрелгән эш урыннары гомумшәһәр ярминкәсенә эш эзләп килгәннәрдән 3820 кеше эш белешкән, нәтиҗәдә, шуларның 389ы эшкә урнашуга юллама алган.

19
март, 2009 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советы утырышы барышында парламентның 13 кешедән торган президиумы сайланды. Анда спикер, аның урынбасарлары һәм Дәүләт Советы секретаре, депутатлар М.Сәлахов, Л.Малыхина, Р.Кантюков, Х.Миргалимов, Т.Водопьянова, И.Садриев, М.Гаделшин, В.Самилов, Р.Вәлиев керде.
19 мартта Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында парламентта даими эшләүче комитетлар төзелде, аларның рәисләре, президиум әгъзалары сайланды.
19 мартта Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында депутатлар парламент рәисе урынбасарлары итеп Александр Гусев һәм Римма Ратникованы, ТР Дәүләт Советы секретаре итеп Лилия Мавринаны сайлады.
18 мартта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Гыйльми советы утырышында ректор, профессор Рәдиф Җамалетдиновка тантаналы шартларда ЮНЕСКОның халыкара бүләге - алтын "Шәфкатьлелек" медале тапшырылды. Медальне иясенә тарих фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт финанс-икътисад институтының тарих, политология һәм хокук каферасы җитәкчесе, халыкара "Европа-Азия" академия президенты Энгель Таһиров җиткерде.
19 март көнне Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы уза. Сессиядә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус подразделениеләре - милициянең махсус билгеләнешле отряды (ОМСН, ә 2002 елга кадәр - СОБР) белән милициянең аерым билгеләнешле отряды (ОМОН) бер махсус билгеләнешле үзәккә (ЦСН) берләштерелеп, анда быел 1 апрельдән 2010 елның 1 апреленә кадәр эксперимент үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International