ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2009 ел
пәнҗешәмбе
5 мартта Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Ђсгать Сәфәров Чечня Республикасына эш сәфәрен төгәлләде. Сәфәр вакытында ул Гудермес районында урнашкан Татарстан милициясенең җыелма отрядлары хезмәткәрләренең хезмәт итү һәм яшәү шартлары белән танышты.
5 мартта КДУда ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантын тәкъдир итү булды. Бу чараны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт университетының Халыкара элемтәләр идарәсе.
4 мартта Россия Президенты Дмитрий Медведев Кремльдә илнең кадрлар резервы вәкилләре белән очрашты. Дәүләт башлыгы белән очрашуда “алтын йөзлеккә” керүче 28 катнашты.
Дублинда Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия-Ирландия Хөкүмәтара комитетының 7 нче утырышы кысаларында «Алабуга» махсус икътисади зонасын тәкъдир итү булды, дип хәбәр итә «Алабуга» МИЗның матбугат хезмәте.

4 март көнне ТР Югары Ослан муниципаль районы Пустые Моркваши бистәсендә "Газовик" ял базасында заманча күп функцияле мәдәни-спорт комплексы ачылды.


4
март, 2009 ел
чәршәмбе
3 март көнне Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Козак җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе Ирландиягә юл тотты.
Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин җитәкчелегендәге Татарстан эшлекле даирә вәкилләре делегациясенең Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясенә сәфәре башланды.

3
март, 2009 ел
сишәмбе
2 мартта Түбән Новгородта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Идел буе федераль округының танылган эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, дип хәбәр ителә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле сайтында.
Нефть химиясе комплексы Татарстанның икътисади үсеш ноктасы булып саналды һәм ул шулай булачак та. Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААЌ Директорлар советы утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Хөкүмәт башлыгы искәртүенчә, нефтьне тирәнтен эшкәртү, яңа куллану үзлекләре булган материаллар алу бу өлкәдә төп бурычлар булып кала.

2
март, 2009 ел
дүшәмбе
2 мартта Россиянең Эчке эшләр министрлыгы органнары һәм бүлекләренең Вакытлы оператив төркемен Гудермес шәһәренә (Чечня Республикасы) тантаналы озату булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International