ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2009 ел
дүшәмбе
2 мартта Казан Кремлендә үткән матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауның якынча нәтиҗәләрен шәрехләде.
Татарстан башкаласында елына ике тапкыр мода атналыгы игълан итү күркәм традициягә әйләнде. 2001 елдан башлап Казанда һәр көз һәм яз хатын-кызлар өчен махсус күргәзмә-ярминкәләр оештырыла.
2 мартта Казанга Харбинда үткән Бөтендөнья кышкы универсиадада җиңүчеләр - студентларның хоккей буенча Россия җыелма командасы әгъзалары кайтты. Безнең команда Татарстанның «Ак Барс» (Казан), «Нефтяник» (Ђлмәт) һәм «Нефтяник» (Лениногорски) клублары базасында формалашкан иде.
5-6 март көннәрендә Казанда Төрек киносы фестивале узачак. Ђлеге уңайдан 4 март көнне Казанга Төркия Республикасы делегациясе килә.

1
март, 2009 ел
якшәмбе
1 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанның Вахитов районындагы 6 нчы Кадетлар мәктәп-интернатында урнашкан 59 нчы сайлау участогында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча тавыш бирүдә катнашты.

27
февраль, 2009 ел
җомга

27 февраль көнне Россия Премьер-министры Владимир Путин "Бердәм Россия" партиясе җитәкчелеге белән очраша. Очрашуда партиянең Югары советы рәисе, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

27 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пензада Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең Закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләре ассоциациясенең XIX утырышында катнашты.

Мәскәүдә "Президент-Отель"нең Петр залында "Ел персонасы-2008" дигән Халыкара премия лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды.

Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Фуат Мансуровны "Музыкальное обозрение" газетасы Россия дирижерлык мәктәбенең патриархы буларак “Ел шәхесе” дип атады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мәдәнияте һәм әдәбияты көннәренең максаты - Удмуртиядә татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендәге эш белән танышу, киләчәктә бу өлкәдә уртак эшчәнлек өчен мөмкинлекләр барлыгын өйрәнү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International