ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2009 ел
җомга
28 февраль көнне 11.00 сәгатьтә Казанның Аккош күле янындагы урманлыгында башланып китәчәк “Масленица” бәйрәме 1 март көнне 11.00 сәгатьтә халыкны “Юность” мәдәният йорты (Химиклар ур., 11), 12.00 сәгатьтә “Московский” мәдәният һәм спорт үзәге (Ак.Королев ур., 47) янындагы урман-парк зонасына җыя.
1 март, ял көне булуга карамастан, 6.00 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр Казанда шәһәр транспорты пассажирларга гадәти эш көне графигы буенча хезмәт күрсәтәчәк.

26
февраль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
3 мартта "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Язгы мода һәм стиль атналыгы"на туры китереп бизнес форум узачак. Ул ил базарын үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренә эш урыннары булдыруда дәүләт ярдәме мәсьәләләренә багышлана.
25 февраль көнне ТР Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак "ТР Электрон Хөкүмәте" программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.

25
февраль, 2009 ел
чәршәмбе
25 февраль көнне ТР Министрлар Кабинетында 2008 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы һәм Торак–коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды арасында төзелгән килешүгә кул куелды. Аның нигезендә, республика Фондтан 2009 елда ТР территориясендә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 4,71 миллиард сум акча алачак.
25 февраль көнне ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов "Хьюлетт-Паккард" компаниясе (АКШ) генераль директоры Оуэн Кристофер Кемп белән очрашты.

25 февраль көнне Казанга Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак, "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды" дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин һәм РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Круглик килде.

Алабугада икътисади кризис шартларында Инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлык ачып, эшмәкәрләр белән актив эшләргә карар иткәннәр. Алабуга территориясенә киләчәк компанияләр үзләре өчен генә түгел, ә территорияне үстерү өчен дә эшләргә тиеш.
Казанда кече бизнес икътисад эшчәнлегенең барлык өлкәләренә үтеп керде. Узган елда ул үзенең үсешендә әйбәт күрсәткечләргә иреште. Шәһәр мэриясендә үткән киңәшмәдә Казан башкарма комитетының икътисадый үсеш комитеты рәисе Азат Шәрәпов әнә шулай дип белдерде.

24
февраль, 2009 ел
сишәмбе
24 февраль көнне Пенсия фондының ТР бүлеге, аның бүлекчәләре март индексациясен башкару өчен әзер. Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов республикада хезмәт һәм социаль пенсияләрнең индексациясе вакытында башкарылып, пенсияләр гражданнарга тоткарлыксыз түләнәчәк дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International