ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2007 ел
шимбә
23 июнь көнне Казанда татар милләтенең күркәм бәйрәме - Сабан туе гөрләп узды. Көндез халык шәһәрнең җиде районында оештырылган мәйданнарда ял итсә, кичен сәгать алтыда Халыкара ат-спорт комплексына җыелды. Биредә Сабан туе бәйрәменә багышланган ат ярышлары узды. Ипподромда чабышларны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Конгрессында катнашкан күпсанлы чит ил кунаклары да карарга килде.

22
июнь, 2007 ел
җомга
22 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Әфганстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Залмай Азиз белән очрашты.

20
июнь, 2007 ел
чәршәмбе
20 июнь көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Динамо-Таттрансгаз" ир-атлар волейбол командасын, Россия чемпионатында җиңү яулавы уңаеннан, бүләкләү тантанасы узды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

19
июнь, 2007 ел
сишәмбе
19 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Конгрессы ачылышы кысаларында, Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты.
19 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Массакүләм коммуникацияләр, элемтә һәм мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Борис Боярсков белән очрашты. Мәгълүм булганча, Борис Боярсков бүгенге көндә Казанда - VI Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнары съездында катнашу максаты белән.
19 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанның "Корстон" кунакхканә-сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының (БМШО) IX Бөтендөнья Конгрессының тантаналы ачылышында катнашты.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев VI Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнары съездында катнашучыларга сәламләү хаты юллады. Аны 19 июньдә әлеге чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов укыды.

14
июнь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
14 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Федерациясе Коралланган көчләренең Коры җир гаскәрләре Башкомандующие Алексей Маслов белән очрашты.

14 июнь көнне Татарстан Дәүләт Советының 32 нче утырышында депутатлар Татарстан Президентының республикадагы ике ведомство органы - ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы белән, ТР Социаль яклау министрлыгын берләштерү турындагы тәкъдимен хуплады.

13
июнь, 2007 ел
чәршәмбе
13 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында, Россия Федерациясе субъектлары арасында РФ гражданнарының хәрби хезмәткә иң яхшы әзерлегенә, хәрби хезмәткә чакырылышны оештыру һәм уздыруга конкурс нәтиҗәләре буенча, Татарстанны бүләкләү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International