ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2007 ел
дүшәмбе
12 февральдә Россия дәүләте башлыгы Владимир Путинның Якын Көнчыгыш илләренә рәсми визиты барышында  делегация әгъзасы сыйфатында катнашучы ТР Президенты Минтимер Шәймиев Катарның финанс министры Юсеф Хөсәен Камал белән Катар һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты Владимир Путинның Якын Көнчыгыш илләренә рәсми визиты кысаларында Россия һәм Согуд Гарәбстаны бизнесменнары катнашында уза торган эшлекле форумда катнаша.

11
февраль, 2007 ел
якшәмбе
11 февраль көнне Әр-Риядта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә король Фейсал исемендәге Халыкара премия тапшырылды. Минтимер Шәймиев аның акчасын – 200 мең доллар – хәйрия максатларына юнәлтергә ниятли.

8
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
8 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Швейцария Конфедерациясенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эрфин Хофер белән очрашты.

7
февраль, 2007 ел
чәршәмбе
7 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында районның Чепья авылында яңа мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты.

2
февраль, 2007 ел
җомга
“Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме башкарма комитет төзергә һәм махсус фонд гамәлгә кертергә тели. Бу хакта 2 февральдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Истанбулда тәмамланган форум нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

1
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
1 февральдә Истанбулда "Россия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең өченче утырышы ачылды. Аның эшендә рәистәш буларак Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

31
гыйнвар, 2007 ел
чәршәмбе
31 гыйнвар көнне кич белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Истанбулга килде.
31 гыйнварда ТР Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы 29нчы утырышы ачылды. Аның эшендә ТР Президент Минтимер Шәймиев катнаша. Көн тәртибенә, аерым депутатлар тәкъдимен дә исәпкә алып, 40 тан артык мәсьәлә чыгарылды. Шуларның икесе – республикада аз керемле гражданнарны социаль найм шартларында торак белән тәэмин итүгә кагылышлы.

30
гыйнвар, 2007 ел
сишәмбе
30 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенең алдынгы хезмәткәрләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International