ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2006 ел
сишәмбе

11 сентябрдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тормыш иптәше белән Төркия Республикасына чираттагы ялга китте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

11 сентябрьдә Казанда “Татарстан Республикасының инвестиция потенциалын тәкъдир итү” I халыкара икътисади форумы башланды.
Биредә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, Тула өлкәсе губернаторы Вячеслав Дудко катнашты.


8
сентябрь, 2006 ел
җомга
8 сентябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасына эшлекле визит белән килгән Халыкара боздагы хоккей федерациясе Президенты Рене Фезель һәм федерация вәкилләре белән очрашты. Федерация җитәкчелеге чемпионатны Казанда уздыру буенча оештыру мәсьәләләрен хәл итү, Татарстанның спорт инфраструктурасы мөмкинлекләре белән танышу өчен килде.
8 сентябрьдә Казан Кремленә бертөркем дәүләт эшлеклеләре, галимнәр һәм мөгаллимнәр, иҗат әһелләре, халык хуҗалыгының башка тармакларында хезмәт куючы алдынгылар җыелган иде. Хезмәтләрендә уңыш казанган бу шәхесләргә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия һәм Татарстанның югары Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

7
сентябрь, 2006 ел
пәнҗешәмбе
7 сентябрь көнне Казанда Дубравная урамында коляскалы инвалидлар өчен Реабилитацияләү үзәген тантаналы ачу узды. Үзәк инвалидларны реабилитацияләүгә системалы якын килүне оештыру максаты белән төзелгән. Татантаналы ачылышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
7 сентябрьдә башкалабызда "БТА-Казан" акционерлык банкының үзәк офисын ачу тантанасы узды. Банк ачу тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Казахстанның Россиядәге илчесе Җансәит Туймәбаев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һ.б. рәсми затлар катнашты. Бүгенге вакыйга тугандаш Татарстан һәм Казахстан республикалары арасында дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерүгә тагын бер адым. Казахстан илчесе белән Татарстан Президенты шундый фикердә.


6
сентябрь, 2006 ел
чәршәмбе
6 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

4
сентябрь, 2006 ел
дүшәмбе
2 сентябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Азнакай муниципаль районына сәфәренең төп максаты булып саналган Азнакай районының 75 еллыгына һәм “Азнакайнефть” нефть һәм газ табу идарәсенең 50 еллык юбилеена багышланган тантаналарда катнашты.

1
сентябрь, 2006 ел
җомга
1 сентябрь көнне һәм иртәгә ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Баулы һәм Азнакай районнарына эшлекле сәфәр кыла.

1 сентябрьдә узган Галимнәр советының киңәйтелгән утырышы Казан Дәуләт аграр университетын презентацияләугә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International