ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2004 ел
пәнҗешәмбе
"Интерфакс" агентлыгына биргән әңгәмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Илбашы Владимир Путин тәкъдим иткән инициативаларына үз мөнәсәбәтен белдерде. Аерым алганда, республика Президенты фикеренчә, теге яки бу субъектка җитәкче итеп Россия Президенты тәкъдим иткән канидатураны җирле парламент якламаган очракта әлеге органның таратылырга тиеш булуы Россия Конституциясенә каршы килә.

5
ноябрь, 2004 ел
җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Вәкиле Канвал Сибал җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Экзам Гобәйдуллин, Президентның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Тимур Акулов, сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Казан хакимияте башлыгы урынбасары Фәрит Ишмаков катнашты.
5 ноябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашлыгында республикада торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләр, торак һәм коммуналь хезмәт өчен түләүдә адреслы социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырылды.

27
октябрь, 2004 ел
чәршәмбе
28 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев чакыруы буенча Казакъстан башкаласы Астанага китте. Татарстанның рәсми делегациясе Казакъстан Республикасында Россия Федерациясе елы кысаларында үтүче Казакъстанда Татарстан Республикасы көннәрендә катнашачак.
Астанада Минтимер Шаймиев Казакъстанның Илбашы Нурсолтан Назарбаев, Премьер-министры Даниал Әхмәтов, Астана башлыгы Умирзак Шукеев белән очрашачак.
Делегация составында - республиканың төрле министрлык һәм идарәчелек җитәкчеләре, «Татнефть», «КамАЗ», «Казан вертолет заводы», «Татэнерго», «Түбән Кама шин» кебек эре предприятие директорлары.

26
октябрь, 2004 ел
сишәмбе
26 октябрьдә Казанда Татарстан Язучылар берлегенең 70 еллыгын билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә зур бәйрәм тантанасы узды. Юбилей Татарстан китап нәшриятының 85 еллыгы белән дә туры килә. Бәйрәмгә бик күп язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, нәшрият җитәкчеләре, шулай ук дәрәҗәле кунаклар җыелды.

14
октябрь, 2004 ел
пәнҗешәмбе
14 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләренә ике көнлек эш визиты белән сәфәргә чыкты. Көннең беренче яртысында Минтимер Шәймиев "Түбән Кама шина" акционерлык җәмгыяте һәм "Түбән Кама нефтехим" акционерлык җәмгыяте заводларында булды, Түбән Кама шәһәр музеен ачу тантанасында да катнашты.

8
октябрь, 2004 ел
җомга
8 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашлыгында Казанның "Пирамида" мәдәни-куңел ачу үзәгендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагы хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан тантаналы кабул итү чарасы узды. Әлеге чарада республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәт алдынгылары катнашты.

18
сентябрь, 2004 ел
шимбә
17 сентябрьдә Төркия җитәкчелеге тәкъдиме белән Төркия Республикасы Президенты Әхмәт Нәҗәт Сезер һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев арасында телефон сөйләшүе булды. Билгеле булганча, бу көннәрдә М.Шәймиев Анталиядә ял итә.

17
сентябрь, 2004 ел
җомга
ТР Президентының матбугат үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, 15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев чираттагы ялга хатыны белән Төркиягә китте.
15 Сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең территориясе һәм статусы чикләре турында" һәм "Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Парламент контроле комитеты турында Татарстан Республикасының кайбер законнар актларының үз көчен югалтуларын тану хакында" Татарстан Республикасы законнарына кул куйды.
Бу законнар текстлары рәсми рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International