Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
6
декабрь, 2004 ел
дүшәмбе
Минтимер Шәймиев Ататөрек каберенә чәчәкләр куйды
6 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Төркиягә эшлекле визиты дәвам итә. Россия Президенты Владимир Путин җитәкләгән Россия делегациясе составында шулай ук Ингушетия Президенты Морат Зязиков, Россиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров, сәнәгать һәм энергетика министры Виктор Христенко, саклану министры Сергей Иванов, "Транснефть", "ВЭБа", АХК "МИГ", "Рособоронэскпорт", "Новолипецк металлургия комбинаты", "Стройтрансгаз" оешмалары җитәкчеләре, Татарстан ягыннан исә "Татнефть" җитәкчесе Шәфәгать Тәхаветдинов бар.
2
декабрь, 2004 ел
пәнҗешәмбе
Минтимер Шәймиев Димитровград мэры белән очрашты
2 декабрь Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре мэры Сергей Морозов белән очрашты. Билгеле булганча, бу якшәмбедә Ульянда өлкәнең хакимият башлыгына сайлаулар үтәчәк. "Сергей Морозовның да анда үз кандидатурасын куюы шатландыра", - диде Президент.
1
декабрь, 2004 ел
чәршәмбе
Минтимер Шәймиев: "Энергетика өлкәсен инвестицияләр җәлеп итү аша үстерергә кирәк"
1 декабрь көнне Казанда "Энергетика. Ресурсларны саклау" исемле алтынчы халыкара күргәзмә ачылды. Биредә Татарстан һәм Россия оешмалары белән бергә чит ил фирмалары да катнаша. Күргәзмәне ачу тантанасын Татарстан Республикасының Президенты Минтимер Шәймиев башлап җибәрде.
Минтимер Шәймиев Красноярски губернаторын тәбрикләде
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Красноярски крае губернаторы Александр Хлопонинга Красноярски крае төзелүгә 70 ел тулу уңаеннан тәбрикләү телеграммасын юллады.
30
ноябрь, 2004 ел
сишәмбе
Татарстан ришвәтчелеккә каршы "сугыш" игълан итте
Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы Куркынычсызлык Советы чираттагы утырышын үткәрде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендәге Совет бу юлы Татарстанда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен тикшерде. Агымдагы елның июль аенда Татарстан Президенты республикада ришвәтчелек белән көрәшү сәясәтенең төп стратегияләрен билгеләү турында указ кабул иткән иде. Бүгенге утырышта Куркынычсызлык Советы әгъзалары аның проектын тикшерде.
26
ноябрь, 2004 ел
җомга
"Татар ашлары йорты үз көнен көтеп алды"
Казанда Татар ашлары йорты ачылды. Милли аш-су йорты 2002 елда төзекләндерелә башлаган иде. Хәзер бинаның гомуми мәйданы - 5 149 кв. метрны тәшкил итә. 1 катта - 2 казино залы, бар, Юныс Әхмәтҗанов музее, 2 катта - 100 урынга исәпләнгән ресторан, шулай ук 20 һәм 6 кешелек банкет бүлмәләре урнашкан. 3 катта исә - офислар.
М.Шәймиев: "Үзебезнең егетләр төзегән сәүдә мәйданнары"
26 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкаланың "Караван" сәүдә кварталында булды. Казан мэры Камил Исхаков белән Президент сәүдә үзәгенең эше белән танышты. "Караван" элек "Спартак" ачык акционерлык җәмгыятенә караган, төзекләндерелгән бинада урнашкан. Өч катлы кибетнең гомуми мәйданы 13 500 кв. метр, шул исәптән аның 8 400 кв метры - сәүдә мәйданын тәшкил итә.
23
ноябрь, 2004 ел
сишәмбе
Президент социаль ипотека буенча киңәшмә үткәрде
22 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә социаль ипотека мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә Президентның матбугат үзәге. Сөйләшүдә "Татарстан Республикасында төзелешне үстерүдә дәүләт ярдәме чаралары турында"гы ТР Законының әзерлек барышы тикшерелде. Әлеге закон якын арада икенче укылышта карау өчен ТР Дәүләт Советына тапшырылырга тиеш.
Минтимер Шәймиев "Ел Президенты" мактаулы исеменә лаек булды
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Президент-2004" номинациясендә "Россиянең Милли Олимпы" премиясендә лаек булды. 20 ноябрь көнне Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда үткән бүләкләү тантанасында М.Шәймиев өчен "Алтын Олимп" билгесен һәм Дипломын Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле Вәкиле Нәзиф Мириханов алды. Татарстан Президетына әлеге мактаулы титул "милләтара һәм динара бердәмлек булдыруы, Татарстан Республикасын Аурупа дәрәҗәсендәге төбәккә әверелдерүе" өчен тапшырылды.
13
ноябрь, 2004 ел
шимбә
Ураза бәйрәме котлы булсын!
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз