ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2009 ел
якшәмбе
Казанда Кол Шәриф мәчетендә дүшәмбе көнне - 10 августта ачылып киткән III Мөселман яшьләре фестивале бүген башкаланың Мәрҗани мәчетендә үз эшен тәмамлады. Гомумроссия масшабындагы чара исемен алган, быел Болгар шәһәрендә узган фестивальдә быел 30 төбәктән йөздән артык егет һәм кыз катнашты. 2008 елда исә Татарстаннан һәм Россиянең 25 төбәгеннән йөзгә якын вәкил әлеге форумда фикер алышкан иде.

14
август, 2009 ел
җомга
14 августта ТР Икътисад министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Марат Сафиуллин республиканың 2010-2030 елларга үсеш концепциясе стратегиясен эшләү тәкъдиме белән чыкты.
Татарстанда агымдагы елның беренче яртыеллыгында тулаем төбәк продукты 365 миллиард сум тәшкил иткән, бу 2008 елның шул чоры белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк. Россиянең тулаем төбәк продукты әлеге чорда 89,9 процент тәшкил иткән.
Әгәр республика 2008 елгы капиталь ремонт программасы буенча акчаларны тулысынча файдаланып, алар буенча хисапны 2009 елның гыйнварында гына биргән булса, хәзер шартлар катгыйлана.
21 августта Санкт-Петербургта "Агрорусь-2009" традицион Халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе уза. Анда фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, кулланучылар кооперативы рәисләре, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары вәкилләреннән торган ТР делегациясе дә катнаша. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ассоциациядән хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Төркиянең Доубәязит шәһәрендә үткән IV Халыкара сәнгать фестивалендә катнашты. Артистлар Арарат тавында урнашкан, XVII гасырга карый торган Исхак Паша Сарае мәйданчыгында чыгыш ясады.
ТР Хөкүмәте 2013 елгы Универсиадага төзелә торган объектларны җирле тауар җитештерүчеләрнең эшләнмәләре белән тәэмин итүне арттыру буенча чаралар күрә. Татарстан Республикасы җитәкчелеге карарлары нигезендә, "Татэлектромаш" төркеме предприятиеләре Универсиада объектларын сэндвич-панельләр, пластик спорт утыргычлары, трибуналар белән төп тәэмин итүчеләр буларак билгеләнде.
Казан дәүләт университетында агымдагы елның 19-24 август көннәрендә Казан дәүләт университетында "Астрономия һәм бөтендөнья мирасы: вакытлар һәм континентлар аша" дип аталган халыкара конференция уза. ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайтыннан алынган хәбәрләргә караганда, җыен БМО тарафыннан игълан ителгән Халыкара астрономия елы кысаларында ЮНЕСКО ярдәме белән оештырыла.

13
август, 2009 ел
пәнҗешәмбе
13 августта Чаллыда хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советының пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Тиздән "Идея" технопаркы базасында "ТР инновацияле идеяләрен үстерү клубы" ачылачак. Оешманың вазифасы клуб әгъзалары белән инновацион эшләнмәләрнең потенциаль заказчылары булган эре бизнес вәкилләре арасында үзара хезмәттәшлек булдырудан гыйбарәт. Ул шулай ук республикада социаль-икътисади, фәнни-гамәли, мәдәни, экология, инновацияле эшчәнлекне үстерү һәм инновацияле проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләргә заманча чишелешләр табуны максат итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International