Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
13
август, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Казанга РФ Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов килә
18 августта Татарстанга бер көнлек эш сәфәре белән Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов килә. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Чаллыда Республика хәйрия советы утырышы уза
13 августта Чаллыда хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советының пленар утырышы уза. Чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.
Татарстанда 1,9 миллион тонна ашлык җыеп алынган
Татарстанда 1,9 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 734,5 мең гектарда суктырылган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
12
август, 2009 ел
чәршәмбе
Альберт Гыйльметдинов: "Безнең максат - мәктәпкә көчле лидер укытучыны китерү"
"Белем бирүнең сыйфаты укытучының әзерлек дәрәҗәсеннән тора", - дип белдерде бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Казанның 7 нче гимназиясендә, республика педагогларының август конференциясе кысаларында, "Мәгарифне PRлаштыру: педагогик җәмәгатьчелекнең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүенең нәтиҗәле юллары" дип аталган секция утырышы вакытында.
Икътисади зоналарны үстерүгә багышланган чираттагы киңәшмә Чистай районында узды
Республиканың икътисади зоналарын үстерүгә багышланган күчмә киңәшмәләр Чистай районында тәмамланды. Биредә узган киңәшмәдә Кама аръягы зонасына кергән Аксубай, Алесеевский, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс, Чистай районнары җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
ТР министрлыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек рейтингы бер айдан соң тәкъдим ителәчәк
12 августта ТР Министрлар Кабинетында "Агымдагы елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында" дигән темага киңәшмә узды.
Р.Миңнеханов ЮНИДО ның Россиядәге үзәге җитәкчесе белән очрашты
Билгеле булганча, Татарстанга БМО ның сәнәгатьне үстерү буенча оешмасының (ЮНИДО) Россиядәге халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге вәкилләре килде. Бүген Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов үзәк директоры Сергей Коротков белән очрашты. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан метрополитенына интеллектуаль видеокүзәтү системасы кертеләчәк
Агымдагы елның 7 аенда Казан метрополитены объектларында теркәлгән җинаятьләр саны, узган елның шул чорына караганда, 75 процентка кимегән. "Моңа заманча иминлек җиһазлары системасын камилләштерү, профилактика эшләрен көчәйтү ярдәмендә ирешелә", -ди ТР ЭЭМ ның Метрополитендагы милиция бүлеге җитәкчесе Рамиль Ногманов. Бүлек җитәкчесе бу хакта җентекләп бүген журналистлар белән очрашуда сөйләде.
РФ һәм ТР Хисап палаталары Универсиадага тотылачак акчаларга бергәләп мониторинг үткәрәчәк
РФ һәм ТР Хисап палаталары 2013 елгы Универсиадага әзерлек эшләренә бүлеп бирелгән бюджет акчаларының сарыф ителүенә бергәләп мониторинг үткәрәчәк һәм контрольдә тотачак.
Татарстанга БМО ның сәнәгатьне үстерү буенча оешмасы вәкилләре килде
Казанга БМО ның сәнәгатьне үстерү буенча оешмасының (ЮНИДО) Россиядәге халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге вәкилләре килде. Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ЮНИДО үзәге директоры Сергей Коротков һәм үзәк эксперты Михаил Никифоров белән очрашу узачак.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз