ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2009 ел
дүшәмбе
26 апрельдә Санкт-Петербургта елдагы "Тукай укулары" узды. Бөек шагыйрь истәлегенә багышланган тантана аның исемен йөрткән бакчада (скверда) оештырылды. Кронвер һәм Зверинск урамнары чатындагы һәйкәлле бакчага яше-карты, Казан кунаклары, рәсми вәкилләр һәм петербурглылар, милли җәмгыять вәкилләре,Телевидениенең 5 каналы, татар хәбәрчеләре килгән иде.
27 апрельдә Казанда Шанхай хезмәттәшлек берлегенең (ШХБ — ШОС) VI пленар утырышы ачылды. Ратушадагы “Милли мәдәни традицияләр һәм яшьләр” дигән исем астындагы чара РФ Мәдәният министры Александр Авдеев җитәкчелегендә уза. Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханнов һәм вице-премьер — мәдәният министры Зилә Вәлиева катнаша.
26 апрель көнне — халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Џәр елдагыча, бу көнне шагыйрь исемендәге дәүләт бүләкләренә ия булучыларның исемнәре игълан ителә.
Казанга эшлекле сәфәргә килгән РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко бүген Казан дәүләт технология университетында ТР Ректорлар советы утырышында катнашты һәм әлеге вуз студентлары белән очрашты. Аны ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, КДУ ректоры - ТР Ректорлар Советы рәисе Мәкъзүм Сәлахов һәм КДТУ ректоры Герман Дьяконов озатып йөрде.

25
апрель, 2009 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин котлавы

24
апрель, 2009 ел
җомга

24 апрель көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.

24 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Ирекле Саксония дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты.

Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко кичә кич Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килде. Бүген Андрей Фурсенко Казан венчур ярминкәсендә катнаша, КДТУ-КАИ, КДТУ-КХТИ да була һәм республиканың югары уку йортлары ректорлары белән очрашачак.
23 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының Идел буе округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты. Очрашуда ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сахиева, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Марсил Галимәрдәнов, парламентта даими нигездә эшләүче депутатлар катнашты.
24 апрельдә Казанда IV венчур ярминкәсе ачыла. Узган елгы III ярминкәдә Россиянең 14 шәһәреннән 120 дән артык инвестиция компаниясе тәкъдим ителгән иде. Алар нефть, газ, химия сәнәгате, машина, җиһазлар төзелеше, энергетика, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы, биотехнологияләр кебек перспектив юнәлешләрне эченә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International