ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2009 ел
сишәмбе
22 апрельдә Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы узачак. Сессиянең көн тәртибенә 62 мәсьәлә чыгарыла.
Бу атнада Казанда IV венчур ярминкәсе уза. Татарстанда Венчур ярминкәләре уздыру тарихы 2005 елга барып тоташа. Нәкъ менә Казанның 1000 еллык юбилее елында Татарстан башкаласында I Төбәк Венчур ярминкәсе үткән иде.
22 апрель көнне 13.00 сәгатьтә яшь экологлар «Парклар маршы» Халыкара акциясе кысаларында Казанның җәяүлеләргә бирелгән Бауман урамыннан тантаналы рәвештә узачак.

20
апрель, 2009 ел
дүшәмбе
Бөек Ватан сугышында Ќиңүнең 65 еллыгына әзерлек уңаеннан, шәһәрдә булган һәйкәлләрне, истәлек такталарын һәм истәлек урыннарын быел сентябрь аена кадәр тәртипкә китерү зарур, дип белдерде бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин.
20-26 апрель көннәрендә Казанда Алмания көннәре узачак. Атналыкның ачылышы бүген ТР Милли китапханәсендә була, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
“Татнефть” ААЌнең Татарстан геология-күзәтү идарәсе (ТГКИ) Биектау, Кама Тамагы, Мөслим, Актаныш, Чирмешән һәм Нурлатны тәүлегенә 15,1 мең куб.м хуҗалыкта кулланылышлы һәм эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен ачыкланган җир асты сулары запасларын дәүләт тикшерүенә әзерләде.

17
апрель, 2009 ел
җомга
Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды капиталь ремонт прогаммасын финанслау буенча Татарстан алдындагы йөкләмәсен тулысынча үтәде. Күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен федераль бюджеттан каралган сумманың беренче траншы инде муниципаль берәмлекләргә күчерелгән.

17 апрель көнне Кремльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Яз һәм хезмәт көне, Бөек Җиңүнең 64 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм куркынычсызлыкны көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында”гы мәсьәлә буенча Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия һәм Татарстан Республикасы Оператив штабының уртак утырышы булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

16-29 апрель көннәрендә «Казан язы» дип исемләнгән Татарстан халыклары әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелә. Бүген Казандагы Њзәк китапханәдә аның ачылышы тантанасында әдәбият һәм сәнгать өлкәләрендә танылган иҗатчылар - татар шагыйрьләре һәм язучылары Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Рәмис Аймәт, Флера Тарханова, Илсөяр Ихсанова, Галимҗан Гыйльман, артист Миңгол Галиев һәм актриса Миләүшә Нәҗмиева катнаша.
Татарстанга Ляочэн шәһәре мэры Сун Юаньфан җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясе делегациясе килде. Аның составында “Люкси” химия корпорациясе Идарә рәисе Чжан Цзиньчэн, “Автобус Чжутун” холдингы Идарә рәисе Лю Чэнцзян, Шаньдун провинциясе предприятиеләре ассоциациясе вәкиллеге хезмәткәре Шаньдун Шао Жань һ.б. бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International