ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2009 ел
җомга

16 апрельдә Казанда “Корстон” кунакханә, сәүдә, күңел ачу үзәгендә “БДБ илләренең инновацион киңлеген үстерү. БДБ илләренең сәүдә-сәнәгать палатасы роле һәм урыны” Халыкара форумы ачылды.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә “Ак Барс” командасының җиңүе уңаеннан котлаулар килү дәвам итә.

16
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
15 апрельдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә ачылган “Индустрия туризма-2009” күргәзмәсе кысаларында Татарстан башкаласы туристлык интернет-порталы тәкъдир ителде. Шәһәр башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты җитәкчесе Сергей Иванов яңа сайтның мөмкинлекләре турында сөйләде.
15 апрельдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында Франциянең "Auhan" (“Ашан”) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. “Ашан Россия” компаниясенең генераль директоры» Жан Пьер Жермен Татарстан Республикасының ваклап сату базарында эшчәнлек алып бару белән кызыксынды.
Австриянең Bertsch (“Берч”) компаниясе Татарстан белән файдалы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырырга өметләнә. Бүген бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Bertsch компанияләр төркеме президенты Хуберт Берч белдерде.
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы Казанда агымдагы елның 22 апрелендә узачак. Бу хакта бүген парламентның спикер Фәрит Мөхәммәтшин алып барган Президиум утырышында хәбәр ителде.

15
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
15 апрельдә “УНИКС” концерт-спорт комплексында “Созвездие-Йолдызлык-2009” фестивале старт ала. ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, анда республиканың шәһәр-районнарыннан, шулай ук Россия төбәкләреннән күпсанлы коллективлар һәм башкаручылар катнашачак.
“Казан ярминкәсе” берничә көнгә туризм үзәгенә әйләнәчәк. Бүген биредә традицион “Туризм индустриясе” махсуслаштырылган күргәзмәсе эшли башлый. “Ќәйне хәзердән үк башла!” дигән девиз белән 17 апрельгә кадәр эшләячәк бу чараны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы «Казан ярминкәсе» ААЌ, Казан шәһәре мэриясе һәм ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе белән берлектә быел 12 нче тапкыр оештыра.
26 – 28 апрель көннәрендә Казанда Шанхай хезмәттәшлек оешмасында әгъза булып торучы илләр мәдәният министрларының алтынчы киңәшмәсе узачак. Милли–мәдәни традицияләр һәм яшьләр очрашуның төп темасы булыр дип көтелә. Киңәшмә Россия мәдәният министры А.А.Авдеев рәислегендә узачак, дип хәбәр итә Россиянең Шанхай хезмәттәшлек оешмасындагы вәкиллеге рәсми сайты.

14
апрель, 2009 ел
сишәмбе
Апрель башыннан башкалада "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе башланып китте. Ђйтергә кирәк, 4 ел эчендә ул балалар бакчалары, белем бирү учаклары белән генә чикләнеп калмады, ә эре сәүдә үзәкләренә, хастаханәләргә, күпсанлы оешма-предприятиеләргә дә үтеп керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International