ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2007 ел
чәршәмбе
15 августта Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Рас әл-Хәймә әмирлеге хакиме киңәшчесе, төбәктә инвестицияләр идарәсе башкаручы директоры, "Ракин" компаниясе Директорлар советы рәисе Хәтер Масаад җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
15 августта Казан Кремлендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев алып барды.

14
август, 2007 ел
сишәмбе
14 августта Татарстан Президенты, Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе Минтимер Шәймиев Кремльдә комиссия утырышы үткәрде.

11
август, 2007 ел
шимбә
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Татарстан Республикасы альпинист-ветераннары командасыннан телеграмма килде. Телеграммада Үзәк Тянь-Шаньның Сарыджазск тау тезмәсендә 5063 метр биеклектәге исемсез тау түбәсенә менүне оештыруда күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев 10 августта Зәйдә "Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүдә хакимият, бизнес һәм мәгариф учреждениеләренең хезмәттәшлеге" дигән темага мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында чыгыш ясады.

10
август, 2007 ел
җомга
Минтимер Шәймиев КДУ профессорының Татарстанда балалар өчен техник музей булдыру тәкъдимен югары бәяләде. Татарстан Президенты әлеге музейны Казанда оештырырга тәкъдим итте.

10 августта ТР Президенты Минтимер Шәймиев Зәйгә эш сәфәре барышында биредә төзелә торган Боз сарае нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Шулай ук Татарстан Президенты А.Алиш исемендәге Балалар иҗат йортында урнашкан сәләтле балалар мәктәбендә булды һәм "Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүдә хакимият, бизнес һәм мәгариф учреждениеләренең хезмәттәшлеге" дигән темага пленар утырышында катнашты.


9
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе
9 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ВТБ 24 Идарәсе Президенты-Рәисе Михаил Задорнов белән очрашты.

8
август, 2007 ел
чәршәмбе
Валентин Балахничев республикада җиңел атлетиканы үстерүгә зур игътибар бирелүе өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен белдерде.

4
август, 2007 ел
шимбә
4 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Чирмешән авылының 275 еллыгына багышланган тантаналарда катнашты. Чирмешәндә Минтимер Шәймиев катнашында Боз спорт сарае нигезенә тәүге таш салынды һәм тарихи-туган якны өйрәнү музее ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International