ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2006 ел
сишәмбе
12 декабрь көнне Уфада РФ Президентының Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның чираттагы утырышы уза. Совет әгъзалары яшьләр сәясәте, авиация сәнәгатен үстерү һәм округ төбәкләрендә өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыша. Совет утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

9
декабрь, 2006 ел
шимбә
9 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Рәшит Ваһапов исемендәге Икенче Халыкара татар җыры фестивале булды. Халкыбызның рухи тормышында тарихи вакыйгага әверелгән әлеге җыр-моң бәйрәмендә, гомер юлдашы Сәкинә ханым белән бергә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә тамаша кылды.

Кичә Болгария Премьер-министры урынбасары — тышкы эшләр министры Ивайло Калфин җитәкчелегендә әлеге ил делегациясенең Татарстанда рәсми визиты башланды.

 


6
декабрь, 2006 ел
чәршәмбе
5 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ТР Куркынычсызлык Советының инвестиция сәясәтенә багышланган утырышы узды.

4
декабрь, 2006 ел
дүшәмбе

4 декабрь көнне иртән Казанга Голландия архитекторы Эрик ван Эгераат килде. 50 яшьлек Эрик ван Эгераат дөньяның иң танылган архитекторлар унлыгына керә, үзе ул сигез илдә йөздән артык бина проектлаган. Эшлекле визит белән килгән чит ил архитекторы Татарстан президенты сараенда Минтимер Шәймиев белән очрашты.
4 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Финляндия Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.

2
декабрь, 2006 ел
шимбә

2 декабрь көнне Екатеринбургта "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең VII съезды ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары совет рәистәше Минтимер Шәймиев катнашты.


30
ноябрь, 2006 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев "2007 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы Татарстан Республикасы Законына кул куйды.

29
ноябрь, 2006 ел
чәршәмбе
29 ноябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалаштыру һәм халыкның аз керемле төркеме мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәркем алырлык торак төзү буенча РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары эше проблемалары буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы эш төркеме утырышы тәмамлангач "Вести" телеканалына интервью бирде.
29 ноябрь көнне Мәскәүдә РФ Президенты администрациясендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалаштыру һәм халыкның аз керемле төркеме мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәркем алырлык торак төзү буенча РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары эше проблемалары буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы эш төркеменең беренче утырышы уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International