Бүген "Казан" халыкара ат-спорт комплексында узучы Сабантуй бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Бөекбританиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Энтони Расселл Брентон белән очрашты.
Бүген көндез "Казан" халыкара аэропортына авиалайнер төшеп утырды, анда Татарстанга Россиянең экс-президенты Борис Ельцин хатыны белән килде. Россия дәүләтенең элеккеге башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды.
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусевны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде, "Данлы хезмәт" өчен ТР медале белән бүләкләде.