ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2006 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев котлавы.

7
апрель, 2006 ел
җомга
7 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тормыш иптәше белән Чехия Республикасына чираттагы ялга китте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

6
апрель, 2006 ел
пәнҗешәмбе
6 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия буенча Бөтендөнья Банкы Директоры – Бөтендөнья Банкының Мәскәүдәге Даими Вәкиле Кристалина Георгиеваны кабул итте. Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Иршат Минкин катнашты.
6 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Транспорт салымы турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы, “Оешма милкенә салым турында”гы Татарстан Республикасының 3 Законы 1 маддәсендәге 1 пунктының ярдәмче пунктына үзгәрешләр кертү турында”гы һәм “Татарстан Республикасы территориясендә уен биналары урнаштыру турында”гы Татарстан Республикасы законнарына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

5
апрель, 2006 ел
чәршәмбе
5 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Пакистан Ислам Республикасының РФ дә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мостафа Камал Казыйны үзендә кабул итте.
5 апрель көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Актаныш районының беренче санлы мактаулы гражданины Баязит Мөхәммәтовка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.

4
апрель, 2006 ел
сишәмбе
ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Якын Көнчыгыш илләренә визиты кичә Минтимер Шәймиев һәм Кувейт дәүләте Премьер-министры Нәсер әл-Мөхәммәд әл Әхмәд әл-Җәбер әс-Сабахның очрашуы белән тәмамланды.

3
апрель, 2006 ел
дүшәмбе
Бүген Кувейт Дәүләте Әмире шәех Сабах әл-Әхмәд әл-Җәбер ас-Сабах үзенең рәсми резиденциясе – “Әс-Сәйф” сараенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне кабул итте.

2
апрель, 2006 ел
якшәмбе
2 апрельдә кич белән Кувейтта "Сальва Сабах Әл-Әхмәд" үзәге бинасында Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдир итү булды, биредә ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм вакыфлар һәм ислам эшләре министры, Кувейт Дәүләтенең юстиция министры Габдулла Маатук Әль-Маатук катнашты.

1
апрель, 2006 ел
шимбә
Бу минутларда ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Сирия башкаласыннан Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Җиддә шәһәренә очты. Дамаск аэропортында Татарстан башлыгын Сирия Гарәп Республикасының дәүләт министры Бәшәр Шаар, Сирия икътисад һәм тышкы сәүдә министры Әмир Хөсни Лотфи, Россиянең Сириядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Роберт Маркарян озатты. Аэропорт бинасы каршында Сирия, Россия һәм Татарстанның дәүләт байраклары эленгән иде.
Согуд Гарәбстанына визит барышында ТР Президентының Ислам Конференциясе Оешмасы Генераль сәркатибе Әкмәледдин Ихсаноглы белән очрашуы планлаштырыла, шулай ук Татарстан Республикасын тәкъдир итү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International