ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2006 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясенең Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Геннадий Батановтан хат килгән. Анда Идел буе федераль төбәгенең Айрат Шәфигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы буенча бүлеге “Идел буе федераль төбәгенең иң яхшы бүлеге” исеменә игълан ителгән конкурста җиңүче исеменә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

10
май, 2006 ел
чәршәмбе
10 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Президенты еллык Юллама игълан итәчәк Федераль Җыен утырышында катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

6
май, 2006 ел
шимбә
6 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөек Җиңүнең 61 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады. Казан Кремленең Герблар залында узган тантаналы кабул итүгә республика шәһәрләре һәм районнарыннан 70кә якын Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм тыл хезмәтчәне чакырылган иде.
РФ Хөкүмәтенең 2006 ел 25 апреле Карары белән “КАМАЗ” ААҖенә сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе бирелгән. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга котлау телеграммасы юллады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
5 май көнне Казанга Бельгия Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе Винсент Мертенс де Вильмарс килде. Аның белән ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгында очрашу узды. Очрашуда ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрының беренче урынбасары Линар Латыйпов һәм төрле оешма вәкилләре катнашты.

4
май, 2006 ел
пәнҗешәмбе
4 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан республикасында коррупциягә каршы көрәш” һәм “Фән һәм фәнни эшчәнлек турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законнарына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
4 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, 1 майда 80 яшен билгеләп үткән Мирза Мәхмүтовны кабул итте. Юбилярны котлаганда, Минтимер Шәймиев бу көннең күпмилләтле республика халкы өчен истәлекле вакыйга булуын ассызыклады. Президент республикадан читтә мәгълүм булган галимнең мәгариф үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтте.

3
май, 2006 ел
чәршәмбе
3 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Хәрби-диңгез флотының Баш командующие Владимир Масорин Яшел Үзәндә “Горький исемендәге завод” ААҖнең җитештерү цехлары белән танышты.

2
май, 2006 ел
сишәмбе
2 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан муниципаль районнарында язгы-кыр эшләре белән танышу максатыннан эшлекле сәфәргә китте. ТР Президентын эшлекле сәфәрдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан юстиция министры Мидхәт Корманов, Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин озатып йөри.

26
апрель, 2006 ел
чәршәмбе
26 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан, аның һәйкәленә чәчәкләр салды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә, татар мәдәниятен Тукай шигырьләреннән башка күз алдына да китереп булмый, дигән фикере җиткерде. “Мин татар телен белмәгән ватандашларны кызганам”, - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International