ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
“Казан ярминкәсе” берничә көнгә туризм үзәгенә әйләнәчәк. Бүген биредә традицион “Туризм индустриясе” махсуслаштырылган күргәзмәсе эшли башлый. “Ќәйне хәзердән үк башла!” дигән девиз белән 17 апрельгә кадәр эшләячәк бу чараны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы «Казан ярминкәсе» ААЌ, Казан шәһәре мэриясе һәм ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе белән берлектә быел 12 нче тапкыр оештыра.
26 – 28 апрель көннәрендә Казанда Шанхай хезмәттәшлек оешмасында әгъза булып торучы илләр мәдәният министрларының алтынчы киңәшмәсе узачак. Милли–мәдәни традицияләр һәм яшьләр очрашуның төп темасы булыр дип көтелә. Киңәшмә Россия мәдәният министры А.А.Авдеев рәислегендә узачак, дип хәбәр итә Россиянең Шанхай хезмәттәшлек оешмасындагы вәкиллеге рәсми сайты.

14
апрель, 2009 ел
сишәмбе
Апрель башыннан башкалада "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе башланып китте. Ђйтергә кирәк, 4 ел эчендә ул балалар бакчалары, белем бирү учаклары белән генә чикләнеп калмады, ә эре сәүдә үзәкләренә, хастаханәләргә, күпсанлы оешма-предприятиеләргә дә үтеп керде.
13 апрельдә Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехминвест-холдинг» ЌЧЌ Директорлар советы утырышы булды.
27 апрельдә Казанга ФИСУ ның Генераль секретаре Эрик Сайнтрон җитәкчелегендәге делегация килүе көтелә.
Агымдагы елның 1 июлендә Сербия башкаласы Белградта җәйге Универсиада старт ала. Сербия ягы белән төзелгән килешү нигезендә, анда Татарстанның 150 студенты волонтер сыйфатында эшләргә барачак.

13
апрель, 2009 ел
дүшәмбе
Хоккей белән яшибез, “Ак Барс” өчен җан атабыз. Плей-офф уеннары чорында Татарстан халкы, команданың башка төбәкләрдәге җанатарлары әнә шундый девиз белән яшәде. Казан “Ак Барс”ы өчен ул 21 уеннан торган иң озын серияләр булды. Командага, Гагарин Кубогы өчен көрәштә күп имгәнәүләр, дисквалификацияләр аша узарга, уеннарның чираттагы этабына үтәр өчен максималь матчлар уздырырга туры килде. Ниһаять, хоккей сөючеләрне көендереп һәм сөендереп тәмам хәлдән тайдырган плей-офф марафоны артта калды. Џәм аның нәтиҗәсе Татарстан хоккей сөючеләренең барлык өметләрен аклады.
Сингапур Республикасының мәгариф һәм дәүләт идарәсе өлкәләрендәге тәҗрибәсе Татарстан өчен файдалы булырга мөмкин. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Сингапур Республикасының РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Саймон Тенсинг де Круз белдерде. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Илбашы 11 апрельдә "Ак Барс"ны Россия чемпионатында җиңүе һәм Гагарин Кубогын яулавы белән котлады.


10
апрель, 2009 ел
җомга
Быел Татарстанда 2 млн. кв. м мәйданда торакны сафка бастыру бурычы куелган. Узган беренче квартал эчендә еллык план биременең 33 проценты башкарылган. Ягъни бу өч ай эчендә 660 мең кв. метр торак сафка баскан дигән сүз. Ђлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган видеокиңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International