ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2009 ел
җомга
Татарстан Республикасына рәсми визит белән килгән Сингапур Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Саймон де Круз бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында аның резидентларына тәкъдим ителүче мөмкинлекләр белән танышты. Бу хакта “Алабуга” махсус икътисади зонасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
9 апрельдә Казанда ТР Фәннәр академиясе президиумының чираттагы утырышы булды. Анда ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
12 - 14 апрель көннәрендә башкаланың А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә француз телендәге театрларның Бөтенроссия фестивале узачак. ТР Мәдәният министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, анда Санкт-Петербург, Иркутски, Пермь, Нальчик, Дзержински, Түбән Тагил, Чита, Самара, Тольятти, Түбән Новгород, Сарытау, Уфа һәм Казаннан коллективлар катнаша.

9
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
9 апрельдә Казан ратушасында мэр Илсур Метшин «Россия бизнесы атналыгы» кысаларында Мәскәүнең «Пресс Холл» коммуникацион группасы оештырган пресс-тур барышында Казанга килгән чит ил журналистларын кабул итте. Очрашуда «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов һәм агентлык вәкилләре дә катнашты.
Татарстанда кулланучылар базары предприятиеләреннән “Татарстанда иң яхшылар!” дип исемләнгән еллык смотр–конкурста катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә ТР Кулланучылар берлеге.
10 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында “Ел татары” бәйгесендә җиңүчеләрне котлау булачак.
9 апрель көнне республика парламентында ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашында “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары эшчәнлеген оештыруның норматив–хокукый аспектлары” дигән темага семинар уза.
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында журналистлар – чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Татарстан башкаласына ике көнлек танышу визиты белән «Reuters News», «Moscow Times», «Business New Europe», «Bloomberg» мәгълүмат агентлыклары, «Russia Today» һәм «Вести» телеканалларының хәбәрчеләре килде. Матбугат туры Россия бизнесы атналыгы кысаларында оештырылды.

8
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
“Татнефть” ААЌ агымдагы елның мартында 2193,8 мең тонна нефть чыгарган, бу план күрсәткеченнән 1,7 процентка артыграк. Љч ай эчендә 6348,8 мең тонна нефть чыгарылган, бу да пландагыдан 1,7 процентка күбрәк. 6417,87 мең тонна (планнан тыш – 348,76 мең тонна) нефть тапшырылган.
8 апрель көнне “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Мәгариф. Карьера - 2009” дип исемләнгән махсуслашкан күргәзмә эшли башлады. Љч көн дәвам итәчәк “Мәгариф. Карьера - 2009” күргәзмәсендә югары уку йортлары, дәүләти һәм шәхси белем бирү үзәкләре, махсуслашкан курслар, кадрлык агентлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International