ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2006 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Николай Фешин һәм ХХ йөзнең художество үзенчәлекләре” конференциясендә катнашучыларга нәтиҗәле һәм максатчан эшләүләрен теләде.


20
ноябрь, 2006 ел
дүшәмбе
20 ноябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе Хисап палатасының Рәисе Сергей Степашин катнашында, РФ Хисап палатасы тарафыннан Татарстанда үткәрелгән тикшерүләргә йомгак ясау киңәшмәсе узды.
Казанга эш сәфәре белән килгән Россия хисап палатасы рәисе Сергей Степашин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Төбәкара клиник-диагностикалау үзәгендә булды.
20 ноябрь көнне Казанга Россия Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин килде. Кунакны “Казан” аэропортында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды.

18
ноябрь, 2006 ел
шимбә
18 ноябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ИТАР-ТАСС мәгълумат агентлыгы хәбәрчеләре белән очрашты.

16
ноябрь, 2006 ел
пәнҗешәмбе

16 ноябрьдә өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы үтте. Утырыш эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев дә катнашты. Биредә “2007 елга ТР бюджеты турында” ТР Законы проекты каралды.


15
ноябрь, 2006 ел
чәршәмбе
15 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе гомуми җыелышы үтте. Җыелышта Татарстан Республикасының Фәнни һәм инновация өлкәсе үсеше стратегиясе эшләү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанда яңа кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы “Korston”ны ачу тантанасында катнашты.

14
ноябрь, 2006 ел
сишәмбе
14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан ярминкәсе Баш павильонының Ак залында “Коррупциягә каршы көрәш проблемалары турында” Идел буе федераль округының фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

11
ноябрь, 2006 ел
шимбә
11 ноябрь көнне Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге үзенең XI конференциясен үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International