ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2006 ел
җомга
27 октябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Альянс Франсез Казан” ның рәсми төстә ачылыш тантанасында катнашты.

26
октябрь, 2006 ел
пәнҗешәмбе

26 октябрь көнне Казан Кремлендә FISU вәкилләре Татарстан президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты. Анда ТР премьер-министры Р.Миңнеханов, Казан мэры И.Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры М.Барыев та катнашты.


25
октябрь, 2006 ел
чәршәмбе

25 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Яшел Үзән муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгының “Россия гражданнарына — һәркем алырлык һәм уңайлы торак” семинар-киңәшмәсендә катнашты.


24
октябрь, 2006 ел
сишәмбе
24 октябрь көнне Санкт-Петербургта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Габдулла Тукай һәйкәле янына чәчәкләр салды.

20
октябрь, 2006 ел
җомга
20 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Бөекбританиягә эшлекле визитының икенче көне дәвам итте. Ул танылган «Royal Institute of International Affairs»  Халыкара мөнәсәбәтләр институтында үткән Россиядә федерализм, ислам һәм хәзерге сәяси хәл мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл”дә катнашты.
20 октябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөекбританиягә эш визиты барышында икътисад һәм финанслар өлкәсендәге яңалыкларны яктыртучы иң эре телевизион канал саналган «Bloomberg» телекомпаниясенең Ауропа хезмәтенә интервью бирде.

19
октябрь, 2006 ел
пәнҗешәмбе
19 октябрь көнне Лондонда “Татарстан Республикасының стратегик үсеш юнәлешләре һәм инвестиция мөмкинлекләре” дип исемләнгән Беренче инвестиция саммиты башланды.

18
октябрь, 2006 ел
чәршәмбе
18 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Кушма Корольлегенә эшлекле визиты башланды.

16
октябрь, 2006 ел
дүшәмбе
16 октябрь көнне Казанда "Җәмгыят-Бизнес-Хакимият: Хәйрия эшчәнлеген үстерүгә көчләрне берләштерү" исеме астында форум ачылды. Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүгенге чараны "Изге эшләр эшләүчеләр Җыены" дип атады.
16 октябрь көнне Казанда "Җәмгыят-Бизнес-Хакимият: Хәйрия эшчәнлеген үстерүгә көчләрне берләштерү" форумы эшли башлады. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев форум эшендә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International