ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2006 ел
чәршәмбе
2 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Буа районында булачак. Эшлекле сәфәр программасында – үзәк район хастаханәсендә районара перинаталь үзәк ачу, Буада социаль ипотека программасы буенча төзелчәк 32 фатирлы торак йортны карау.

1
август, 2006 ел
сишәмбе
1 август көнне Татарстан башкаласында зур футбол бәйрәме. Казанда "Рубин" ның яңа футбол кыры файдалануга тапшырылды. Спортчылар һәм спортның шушы төре җанатарларының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Футбол Союзы президенты Виталий Мутко, илнең футбол Премьер-лигасы президенты Евгений Гинер, "Милли футбол академиясе" Фонды башлыгы Сергей Капков килгән иде.

31
июль, 2006 ел
дүшәмбе
31 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Менделеевск муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәр барышында ул Менделеевски үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген ачуда катнашты.

28
июль, 2006 ел
җомга

28 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы архив фонды һәм архивлар турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Закон тексты рәсми рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак.


27
июль, 2006 ел
пәнҗешәмбе
27 июльдә Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабовның Татарстанга визиты барышында, Казан Кремлендә киңәшмә дә булды. Республиканың сәламәтлек сагында торучылар катнашында узган әлеге җыенны ачып, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, илкүләм проектлар старт алып, киткәннән хәзерге чорга кадәрге вакытның кулдан килгәнчә нәтиҗәле итеп файдаланылуын ассызыклады.
Казанга килгән Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов Республика балалар клиник хастаханәсендә булды. Медицина учреждениесен кыскача тәкъдир иткәннән соң, Михаил Зурабов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов һәм Казан мэры Илсур Метшин хастаханәнең яңа кардиохирургия бүлекчәсен карады.
27 июльдә Казанга Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов килде. "Казан" халыкара аэропортында кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды.

25
июль, 2006 ел
сишәмбе

25 июльдә Идел буе федераль округына керүче 8 төбәктәге һөнәри берлекләр оешмалары җитәкчеләре Казанга җыелды. Иртән аларның лидеры - Россиянең Бәйсез Профсоюзлар Федерациясе рәисе Михаил Шмаковны башкала Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.


21
июль, 2006 ел
җомга
21 июльдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узган Россия Федерациясе Дәүләт Советы утыршы эшендә катнашты.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы губернаторлар эшчәнлеген аеруча актив яктыртучы ун үзәк мәгълүмат агентлыгы арасына керде. Мондый мәгълүматларны ММЧда Россия төбәкләре башлыкларын телгә алу ешлыгын тикшергән “Regnum” агентлыгы бастыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International