ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2006 ел
сишәмбе

18 июль көнне республиканың Актаныш районы Пучы авылында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында участок хастаханәсенең реконструкцияләнгән бинасында урнашкан сәламәтләндерү үзәген ачу тантанасы узды.


14
июль, 2006 ел
җомга
14 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Суд приставларының федераль хезмәте директоры - Россия Федерациясенең баш суд приставы Николай Винниченконы кабул итте.

13
июль, 2006 ел
пәнҗешәмбе
13 июль көнне Казанның Дубравная урамында "Социаль ипотека" программасы буенча файдалануга тапшырылган 11 нче санлы торак йортның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

11
июль, 2006 ел
сишәмбе
Президент Минтимер Шәймиевнең җәй саен Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге нефтьчеләр командасын Алабугага җыеп, киңәш-табыш итүе гадәткә керде. Аның кичә Камадагы Нефтьчеләр утравында үткәне июль челләсенә туры килде. Шуңадырмы быелгы сөйләшүнең температурасы да бик югары булды.

Бүген Алабугада республиканың нефть тармагына багышланган киңәшмә була. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашачак.
Киңәшмәдә катнашучылар - ТР Хөкүмәте әгъзалары, "Татнефть" ААҖ һәм аның структура бүлекчәләре, кече нефть компанияләре җитәкчеләре, шулай ук нефть чыгаручы муниципаль район башлыклары 2006 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясаячак.


10
июль, 2006 ел
дүшәмбе

Бүген республиканың Лаеш районында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Татарстанның авыл хуҗалыгы комплексы үсеше мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтә.
Семинар кысаларында анда катнашучылар Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кишәрлекләре, институт галимнәре уйлап чыгарган игенчелектә ресурс саклаучы технологияләр, яңа сортлар, Зур Кабан авылының "Алтын башак" ҖЧҖдә реконструкцияләнгән терлекчелек биналары белән танышачак, республикада "Агросәнәгать іомплексы үсеше" өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру аспектлары буенча фикер алышачак.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Иркутск өлкәсе губернаторы Александр Тишанинга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
"А-310 аэробусы һәлакәте нәтиҗәсендә, күп санлы кешеләр үлеме турындагы хәбәрне авыр кабул иттек. Бөтен татарстанлылар исеменнән һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз һәм бу коточкыч һәлакәттә исән калучыларның тизрәк сәламәтләнүләрен телибез", - диелә телеграммада.


7
июль, 2006 ел
җомга
ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Урал төбәге буенча Татарстанның даими вәкиле Равил Бикбов исеменнән хат килде. Хатта ул Уралның бәйрәм мәйданнарына - Екатеринбург, Березовск, Первоуральск һәм Чиләбе шәһәрләре Сабантуйларына Татарстаннан килгән "куәтле" десант" өчен рәхмәт белдерә.

6
июль, 2006 ел
пәнҗешәмбе
"КАМАЗ-Мастер" командасы директоры Семен Якубов һәм пилот Владимир Чагин бүген Чаллыда эш сәфәрендә булган Россия оборона министры Сергей Ивановка йөк машинасын сынап карарга тәкъдим итте. РФ Оборона министрлыгы башлыгы өч күчәрле "КАМАЗ-5350" армия машинасы руле артына утырып, берничә чакрым үтте.
6 июль көнне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары - оборона министры Сергей Иванов Идел буе-Урал хәрби округы буенча эш сәфәре кысаларында Чаллыга килде.
Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Федераль сәнәгать агентлыгы җитәкчесе Борис Алешин, РФ Кораллы Көчләренең кораллану башлыгы - оборона министры урынбасары, армия генералы Алексей Московский, Идел буе-Урал хәрби округы Кораллы Көчләре Генераль штабының башка офицерлары озатып йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International