ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2006 ел
чәршәмбе
5 июль көнне "Казан" халыкара аэропортына Россия Федерация Хөкүмәте Рәисе урынбасары - РФ оборона министры Сергей Иванов утырган самолет төште.
Аэропортта дәрәҗәле кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, Казан мэры Илсур Метшин, Идел буе-Урал хәрби округы командаующие армия генералы Владимир Болдырев каршы алды.

30
июнь, 2006 ел
җомга

30 июньда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Чаллыга эшлекле сәфәре кысаларында "Яңа шәһәр - ЗЯБ" җылылык трассасының яңа тармагын карады. Республика башлыгын ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Чаллы мэры Илдар Халиков озатып йөри.


29
июнь, 2006 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Бельгиянең Варислы Принцы Филипп белән очрашты.
29 июнь көнне Татарстан республикасына Бельгия Варислы принцы Филипп җитәкчелегендә Бельгия Корольлеге делегациясе киләчәк.
ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, визит барышында Бельгия принцы Филиппның ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуы, "түгәрәк өстәл" оештырылуы һәм Бельгия компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр планлаштырыла.
РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев Алексеевски муниципаль районы үзәк район хастаханәсендә булды.
Мәртәбәле кунакларның хастаханәгә сәяхәте үз эченә диагностика бүлеген, "Сәламәтлек" өстенлекле милли проекты кысаларында алынган "Ашыгыч ярдәм" машиналарын карап узу һәм медицина хезмәткәрләре белән очрашуны бурыч итеп куйды.

28
июнь, 2006 ел
чәршәмбе
РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында Әлки районының Каргалы авылындагы "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ мегафермасында булды.
Аның белән бергә сәфәрдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов та катнаша.

27
июнь, 2006 ел
сишәмбе

Казанга РФ беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев килделәр.
Бүген дәрәҗәле кунаклар безнең республикада өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыру барышы белән танышачак.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев халыкара дин иреге проблемалары буенча АКШ Комиссиясе делегациясе белән очрашты.
Минтимер Шәймиев кунаклар белән исәнләшкәч: "Мин Сезне сәламләвемә бик шатмын, Татарстандагы ике көнлек визит дәвамында Сез тәҗрибәле шәхесләр буларак, кызыксындыручы сораулар буенча төгәл бурычларны да билгели белгәнсез, узган очрашулар нәтиҗәсе һәм нинди мәсьәләләр белән очрашуыгыз шулай фикерләргә мөмкинлек бирә. Әгәр дә шундый абруйлы комиссия Татарстанга аяк баскан икән, димәк, бу дөньяви җәмәгатьчелекнең динара мөнәсәбәтләр уңаеннан кискен борчулуын аңлата", - диде ул.

24
июнь, 2006 ел
шимбә

Бүген "Казан" халыкара ат-спорт комплексында узучы Сабантуй бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Бөекбританиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Энтони Расселл Брентон белән очрашты.


22
июнь, 2006 ел
пәнҗешәмбе

Бүген көндез "Казан" халыкара аэропортына авиалайнер төшеп утырды, анда Татарстанга Россиянең экс-президенты Борис Ельцин хатыны белән килде. Россия дәүләтенең элеккеге башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International