ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2006 ел
җомга
26 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең һәм “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин белән очрашуы үтте. Очрашуда “Россия тимер юллары” ААҖ ягыннан акционерлык җәмгыятенең вице-президентлары, Горький тимер юлы башлыгы Виктор Сехин һ.б., Татарстан ягыннан - ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

25
май, 2006 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советының бүгенге сессиясендә депутатлар өченче укылышта муниципаль хезмәткәрләргә кагылышлы муниципаль вазифаларның реестры турындагы; муниципаль хезмәтләрнең муниципаль вазифалары һәм дәүләт гражданлык хезмәтенең дәүләт вазифалары бәйләнеше турындагы ике закон проектын кабул итте.
Татарстан Президенты адресына Әстерхан мэры урынбасары, “Дуслык” татар җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаевтан хат килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Хатта аерым алганда, “Татарстан Республика ярдәме белән Әстерхан өлкәсендә тугызынчы ел рәттән татар бәйрәме “Сабантуй” уздырыла. Ел саен бәйрәм зуррак күләм ала һәм тамашалырак була бар.

22
май, 2006 ел
дүшәмбе
22 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан Кремлендә Саксония Ирекле Дәүләт Премьер-министры Георг Мильбрадтны кабул итте. Ул тарихи немец җиреннән килгән кунакларны сәламләп, Татарстан белән бу илнең тарихы арасында ниндидер уртаклык барлыгына да басым ясады.
22 май көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев штаб башлыгы – Идел буе-Урал хәрби округы гаскәрләре җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Макаров белән очрашты. Алар иртәгә Татарстанда башлана торган төбәк команда-штабның мобилизацияләнгән өйрәнүләре барышына әзерләнү һәм аны контрольдә тоту буенча фикер алыштылар.

19
май, 2006 ел
җомга
Кадерле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән ямьле рус фольклор бәйрәме «Каравон» белән тәбрик итәм!
Аны бездә, Сабантуй белән беррәттән, республика күләмендәге олы вакыйга буларак билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде.
18 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Россия Федерациясендә Швеция Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Юхан Муландерны кабул итте.

15
май, 2006 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясенең Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Геннадий Батановтан хат килгән. Анда Идел буе федераль төбәгенең Айрат Шәфигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы буенча бүлеге “Идел буе федераль төбәгенең иң яхшы бүлеге” исеменә игълан ителгән конкурста җиңүче исеменә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

10
май, 2006 ел
чәршәмбе
10 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Президенты еллык Юллама игълан итәчәк Федераль Җыен утырышында катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

6
май, 2006 ел
шимбә
6 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөек Җиңүнең 61 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады. Казан Кремленең Герблар залында узган тантаналы кабул итүгә республика шәһәрләре һәм районнарыннан 70кә якын Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм тыл хезмәтчәне чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International