ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2006 ел
шимбә
РФ Хөкүмәтенең 2006 ел 25 апреле Карары белән “КАМАЗ” ААҖенә сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе бирелгән. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга котлау телеграммасы юллады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
5 май көнне Казанга Бельгия Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе Винсент Мертенс де Вильмарс килде. Аның белән ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгында очрашу узды. Очрашуда ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрының беренче урынбасары Линар Латыйпов һәм төрле оешма вәкилләре катнашты.

4
май, 2006 ел
пәнҗешәмбе
4 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан республикасында коррупциягә каршы көрәш” һәм “Фән һәм фәнни эшчәнлек турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законнарына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
4 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, 1 майда 80 яшен билгеләп үткән Мирза Мәхмүтовны кабул итте. Юбилярны котлаганда, Минтимер Шәймиев бу көннең күпмилләтле республика халкы өчен истәлекле вакыйга булуын ассызыклады. Президент республикадан читтә мәгълүм булган галимнең мәгариф үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтте.

3
май, 2006 ел
чәршәмбе
3 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Хәрби-диңгез флотының Баш командующие Владимир Масорин Яшел Үзәндә “Горький исемендәге завод” ААҖнең җитештерү цехлары белән танышты.

2
май, 2006 ел
сишәмбе
2 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан муниципаль районнарында язгы-кыр эшләре белән танышу максатыннан эшлекле сәфәргә китте. ТР Президентын эшлекле сәфәрдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан юстиция министры Мидхәт Корманов, Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин озатып йөри.

26
апрель, 2006 ел
чәршәмбе
26 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан, аның һәйкәленә чәчәкләр салды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә, татар мәдәниятен Тукай шигырьләреннән башка күз алдына да китереп булмый, дигән фикере җиткерде. “Мин татар телен белмәгән ватандашларны кызганам”, - дип белдерде ул.

21
апрель, 2006 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев котлавы.

7
апрель, 2006 ел
җомга
7 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тормыш иптәше белән Чехия Республикасына чираттагы ялга китте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

6
апрель, 2006 ел
пәнҗешәмбе
6 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия буенча Бөтендөнья Банкы Директоры – Бөтендөнья Банкының Мәскәүдәге Даими Вәкиле Кристалина Георгиеваны кабул итте. Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Иршат Минкин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International