Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
28
март, 2006 ел
сишәмбе
Минтимер Шәймиев Татарстанда конфессияара бердәмлек мәсьәләләре буенча конференция уздырырга тәкъдим итте
Цивилизацияле үсеш шартларында һәрбер милләт үзенә хөрмәт таләп итә, дип белдерде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Мәскәүдә уза торган “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышында журналистларга. Минтимер Шәймиев фикеренчә, конференциядә катнаша торган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен бүген цивилизацияләр диалогы торышы буенча борчылу берләштерә.
22
март, 2006 ел
чәршәмбе
Минтимер Шәймиев: “Халкыбыз язмышы – төбәкләрдә идарә итүче муниципаль берәмлекләр башлыклары кулында”
22 мартта Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ТР муниципаль берәмлекләренең беренче корылтае узды. Минтимер Шәймиев корылтайны тарихи вакыйга буларак бәяләде һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп: “Халкыбыз үз язмышын сезнең кулларга ышанып тапшырды, аның көнкүреш тормышы яхшыруы да сезнең эшчәнлек белән бәйле. Халыкның Сезгә карата булган тирән ышанычы белән чын күңелдән котлыйм.
15
март, 2006 ел
чәршәмбе
Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин “Россиядә күчемсез милеккә инвестицияләр: төбәкләр күтәрелеше” конференциясендә катнашты
15 мартта Каннада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илсур Метшин “Россиядә күчемсез милеккә инвестицияләр: төбәкләр күтәрелеше” конференциясендә катнашты.
Татарстан Президенты французлар технопаркы белән таныша
15 март Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “София-Антиполис” фәнни-технологик паркында булачак. 4800 гектар мәйданлы технопарк Ницца белән Канна арасындагы Вальбон районы яссы таулыгында урнашкан. Технопаркның эшче мәйданы – 2300 гектар. Аның территориясендә беренче француз предприятиесе 1974 елда теркәлгән. Хәзерге вакытта “София-Антиполис” фәнни-технологик паркында 1280нән артык предприятие теркәлгән, аларда 60тан артык милләттәге 26,6 меңнән артык кеше хезмәт куя.
14
март, 2006 ел
сишәмбе
Минтимер Шәймиев Каннада "MIPIM-2006" күргәзмәсе ачылышында катнаша
14 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Каннага рәсми визитының икенче көне башланды. ТР Президенты Канна шәһәрендәге (Франция) Фестивальләр һәм конгресслар сараенда ачылачак "MIPIM-2006" XVII Халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмә-ярминкәсе эшендә катнаша. Татарстан делегациясе иртән Россия делегациясе эшенә кушылыр дип планлаштырыла.
13
март, 2006 ел
дүшәмбе
Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе президенты Эдуард Сагалаевны кабул итте
13 мартта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе президенты, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Эдуард Сагалаевны кабул итте.
11
март, 2006 ел
шимбә
ТР Президенты Минтимер Шәймиев Алексеевски муниципаль районында
Алексеевки районының “Родина” күмәк хуҗалыгында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “2005 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше нәтиҗәләре һәм 2006 елга бурычлар” дигән республика семинар-киңәшмәсе ачылды.
9
март, 2006 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Киров өлкәсендә республиканың Мәдәният көннәрен бәйрәм итүдә катнаша
9 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев Киров өлкәсенең Нократ Аланында үтүче “Татарстан-Нократ: без – бердәм Россия” дип аталган Татарстан Мәдәнияте көннәрендә катнашачак. Планлаштырылган чаралар кысаларында 1-4 мартта республиканың Балтач, Арча, Кукмара районнары иҗат коллективлары Киров өлкәсенең Көлмез, Малмыж һәм Нократ Аланы районнарында, шулай ук ТР җыр һәм бию ансамбленең Кировта чыгышлары булган.
8
март, 2006 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март уңаеннан хатын-кызларга
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март уңаеннан хатын-кызларга.
3
март, 2006 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына еллык Юлламаны җиткерде
3 мартта Татарстан парламентының өченче чакырылыштагы егерме икенче утырышы Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында узды. Әлеге сессия утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Советына еллык Юлламаны җиткерде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз