ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2006 ел
шимбә
“Россия бердәм энергетика системасы” РАҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайсның Казанга сәфәренең эшлекле өлеше “Миллениум” күперен һәм “Татнефть-арена” боз сараен караудан башланды.

22
февраль, 2006 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә аерым ТР дәүләт вәкаләтләрен тапшыру турында”гы Татарстан Республикасы Законына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

20
февраль, 2006 ел
дүшәмбе
20 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Кыргызстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Апас Джумагуловны кабул итте. Очрашу барышында республикалар арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

15
февраль, 2006 ел
чәршәмбе
15 февраль көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты Наил Әюповка 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, “Фидакарь хезмәте өчен” ТР медален тапшырды.
15 февраль көнне Казан Кремле каршындагы Беренче май мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, данлыклы татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан аның һәйкәленә чәчәкләр салды. Хәрби парад, оркестр белән үрелеп баручы әлеге тантанада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да катнашты.

13
февраль, 2006 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының дүрт законына кул куйды. “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2006 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларның социаль ярдәм чараларына, шул исәптән торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләргә хокукы булачак.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин белән очрашты. Быел февраль аенда 1922 елдан башлап нәшер ителүче әлеге әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журналның 1000 нче саны чыгачак.

11
февраль, 2006 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының өч законына кул куйды.
Әлеге законнар нигезендә Татарстан Республикасы Алабуга районы җирлегендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы аерым икътисадый зонадагы оешма-резидентларга 10 ел срок белән салым ташламалары бирү күздә тотыла.

8
февраль, 2006 ел
чәршәмбе
7 февраль көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев АКШның РФдәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Уильям Бернс белән очрашты. Очрашу барышында республика башлыгы АКШның Россиядәге илчеләренең Татарстанга килүенең күркәм традициясе салынды, дип билгеләп үтте. “Без еш очрашмасак та, арабызда һәрчак җылы мөнәсәбәтләр урнаша иде”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

3
февраль, 2006 ел
җомга
3 февральда ТР Фәннәр Академиясенең чираттан тыш гомум җыелышында академиянең беренче президенты, Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры, профессор, филология фәннәре докторы Мансур Хәсәнов үзен ТР Фәннәр Академиясе президенты вазыйфасыннан азат итүне сорап чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International