Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
1
февраль, 2006 ел
чәршәмбе
Минтимер Шәймиев Борис Ельцинны 75 яше белән котлады
1 февральда Россия Федерациясенең беренче Президенты Борис Ельцинның туган көне. Татарстан Республикасы Президенты татарстанлылар һәм шәхсән үзе исеменнән аны 75 яше белән котлады һәм Борис Ельцинга, аның тормыш иптәшенә иң изге теләкләрен белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
28
гыйнвар, 2006 ел
шимбә
Минтимер Шәймиев: “Иҗтимагый палата җәмгыятьнең социаль мөһим инициативаларының катализаторы булырга тиеш”
27 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының беренче утырышы булды. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм палата әгъзалары катнашты.
17
гыйнвар, 2006 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты “КАМАЗ-Мастер” командасын “Дакар”да җиңүе белән котлады
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “КАМАЗ-Мастер” командасы әгъзаларын һәм бар камазлыларны “Лиссабон-Дакар 2006” раллиенда җиңү белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
16
гыйнвар, 2006 ел
дүшәмбе
ТР Президенты исеменә “Дөнья тәҗрибәсе һәм Россия икътисады” халыкара форумы оештыру комитеты рәистәше Артур Чилингаровтан хат килде
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә “Дөнья тәҗрибәсе һәм Россия икътисады” халыкара форумы оештыру комитеты рәистәше, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Артур Чилингаровтан хат килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.
11
гыйнвар, 2006 ел
чәршәмбе
Минтимер Шәймиев Казакъстан Президенты инаугурациясендә катнашты
11 гыйнварда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Астанада Нурсолтан Назарбаевның Казакъстан Президенты вазифасына рәсми керешүе тантанасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
9
гыйнвар, 2006 ел
дүшәмбе
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате
Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар!
Сезне ихлас күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!
Күп гасырлар дәвамында бу көнне олы Корбан бәйрәме җитүен һәм мөселманнарның изге хаҗ сәфәре тәмамлануын белдереп республикабыз авылларында һәм шәһәрләрендә тантаналы азан тавышлары яңгырый, бәйрәм намазлары укыла. Шуңа күрә:«Ходай биргән нигъмәтләрдән мохтаҗларга да өлеш чыгар һәм аның әҗере меңе белән үзеңә үк кайтыр» дигән сүзләр аеруча тирән мәгънә белән байый. Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен гәүдәләндереп, Корбан бәйрәме кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләрен һәм бер-берсен хөрмәт итәргә чакыра.
6
гыйнвар, 2006 ел
җомга
РОЖДЕСТВО БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН! Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев котлавы
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Христос туган көн-православие динендәге барлык кешеләрне берләштереп аларның рухи тормышында һәм мәдәниятендә гаять зур урын тоткан, һәр христиан өчен газиз һәм кадерле булган нурлы Рождество бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без тормышыбызга борынгы күркәм традицияләр кире кайткан, берөзлексез үзгәреп һәм яңарып торган гаҗәеп кызыклы һәм каршылыклы заманда яшибез. Православие диненең татулык, иминлек, игелек, ихтирам һәм олы ярату хисләре белән сугарылган югары әхлакый кыйммәтләренең тирән мәгънәсен ачып, Рождество әлеге традицияләр арасында аерым урын алып тора.
31
декабрь, 2005 ел
шимбә
Яңа Ел мөрәҗәгате Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең
Хөрмәтле ватандашлар!
Узып баручы 2005 елны без чын мәгънәсендә дулкынланып көтеп алган идек. Ул тарихка һәм барчабызның хәтеренә Казанның меңьеллык юбилее белән кереп калачак. Бәйрәм көннәрендә без Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинны, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге башлыкларын, Россия төбәкләре җитәкчеләрен, чит илләрдән күренекле кунакларны, танылган милләттәшләребезне кабул иттек.
28
декабрь, 2005 ел
чәршәмбе
Балалар һәм яшьләр өчен Яңа ел елкасы
28 декабрьда Баскет-холлда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында балалар һәм яшьләр өчен Яңа ел елкасы уза. Бәйрәмгә бөтен республикадан 5 меңнән артык балалар килде. Алар арасында төрле конкурсларда җиңүчеләр, спортчылар, уку алдынгылары һәм социаль якланмаган балалар.
Кунакларны төрле әкият геройлары һәм яшь артистлар каршы алалар. Шулай ук Баскет-холлда балар эшләре күзгәрмәләре оештырылган, республиканың компьютер фирмалары алдынгы информацион технологияләрне күрсәтә.
27
декабрь, 2005 ел
сишәмбе
Минтимер Шәймиев: "Татарстан үтемле торак программасын тормышка ашырырга әзер"
27 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Президенты каршындагы Дәүләт Советы утырышында үтемле торак проекты буенча чыгыш ясады.
Татарстан Президенты республиканың торак төзү өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз