ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2005 ел
җомга
22 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2005 ел нәтиҗәләренә багышланган өч сәгатьлек матбугат конференциясе үткәрде. Матбугат конференциясе барышында республика башлыгы егермегә якын сорауга җавап бирде. Ул үз чыгышында быел узган зур күләмле вакыйгалар – Бөек Җиңүнең 60 еллыгы һәм Казанның 1000 еллыгы турында искәртте, октябрьдә узган муниципаль сайлауларга йомгак ясады, Татарстанның төп икътисади уңышлары турында белдерде, Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән милли проектларны республикада гамәлләштерү перспективаларын билгеләде.

21
декабрь, 2005 ел
чәршәмбе
21 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов катнашында социаль-икътисади үсешкә һәм ТРда милли проектларны чынга ашыруга багышланган киңәшмә булды.

16
декабрь, 2005 ел
җомга
16 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың 75 еллыгын билгеләп үтүче Кукмара районында эшлекле сәфәрдә Кукмара станциясендә яңа төзелгән тимер юл вокзалы бинасын ачу тантанасында катнашты.

15
декабрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
15 декабрьдә Казан Кремлендә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев танылган татарстанлыларга – сәясәтчеләр, галимнәр, суд органнары, шулай ук сәламәтлек саклау һәм мәгариф, сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

13
декабрь, 2005 ел
сишәмбе
2005 елның 9 декабрендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарә башлыгы Илгиз Марс улы Миңнуллинга полиция генерал-майоры исеме бирелде.

9
декабрь, 2005 ел
җомга
ТР Президенты мәдәни мирас объектларын саклау, куллану һәм популярлаштыру өлкәсендә дәүләт (республика) сәясәтен билгеләячәк. 9 декабрьдә ТР Дәүләт Советының 20нче утырышында депутатлар икенче укылышта “Татарстанда мәдәни мирас объектлары турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте.

7
декабрь, 2005 ел
чәршәмбе
7 декабрьдә Татарстан Президенты Татарстан Республикасының ике законына кул куйды. “Татарстан Республикасының административ территориаль төзелеше турында”гы Закон республиканың территориаль төзелеше мәсьәләсен җайга сала, республика составына керүче административ-территориаль берәмлекләрнең (район, шәһәр, бистә һәм башка торак пунктлар) оешу, үзгәреп корылу һәм ябылу тәртибен билгели.
7 декабрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Чирмешән районына эшлекле сәфәр кыла. Президент һәм аны озата йөрүче затлар райондагы әйләнеч юл участогын ачуда катнашачак, Зур Чирмешән елгасы үзәнен чистарту буенча эшләр барышы белән танышачак дип планлаштырыла.

2
декабрь, 2005 ел
җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Милли проектларны чынга ашыру кысаларында эре медицина мәктәпләре булган шәһәрләрдә Россиянең 15-16 югары технологияле дәвалау үзәкләре булдырырга тәкъдим итә. РФнең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведевка тиешле хат җибәреләчәк, ул милли проектларны чынга ашыру мәсьәләсе белән шөгыльләнә, дип хәбәр итте бүген республика башлыгы журналистлар белән очрашуда.
2 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев «Татарстан» журналы коллективы белән очрашты, быел басмага - 85 ел. Минтимер Шәймиев “Татарстан” журналының коллективын һәм даими авторларны котлап, совет чорында ук басманың популяр булуын, безнең республикада гына түгел, ә бөтенсоюз дәрәҗәсендә танылганлыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International