Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
1
декабрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Минтимер Шәймиев: “Казанда МЕГА сәүдә комплексы пәйда булу – безнең республикага килә алачак инвесторлар өчен яхшы билге”
1 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанда МЕГА сәүдә үзәген ачуда катнашты. Тантаналы ачу алдыннан Минтимер Шәймиев ИКЕАга нигез салучы Ингвар Кампрад, республиканың дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм Швеция компаниясе вәкилләре белән “МЕГА-Казан”ның сәүдә мәйданнарын карады.
30
ноябрь, 2005 ел
чәршәмбе
“Рубин” футбол клубы президенты постына Александр Гусев тәкъдим ителгән
30 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер шәймиев “Рубин” футбол клубы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Йосыф Якубов, “Рубин” футбол клубы” муниципаль учреждениесенең баш тренеры Корбан Бердыев, “Рубин” футбол клубы” муниципаль учреждениесенең генераль директоры Евгений Голов катнашты.
Минтимер Шәймиев ТИСБИ Идарә академиясенең яңа уку корпусын ачу тантанасында катнашты
“Уңышка юлны гомер озынлыгы кадәр итмәскә кирәк, бүген күзәтелгән вакыйгаларның иге-чиге юк, ә сез алардан алдарак булырга тиеш”, - дип теләде бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТИСБИ Идарә академиясе студентларына уку йортының яңа уку корпусын ачу тантанасында.
29
ноябрь, 2005 ел
сишәмбе
Минтимер Шәймиев: «Ачык икътисад шартларында энергияне саклаудан кала башка юл юк»
29 ноябрьдә «Казан ярминкәсе» ААҖендә VII халыкара «Энергетика. Ресурсларны саклау-2005» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Минтимер Шәймиев: “Безгә сәнәгать производствосында нәтиҗәлелекне һәм көндәшлеккә сәләтлелекне күтәрү мөһим”
Татарстан Республикасында сәнәгать производствосы күләме 2005 ел нәтиҗәләре буенча 480 миллиард сумнан артып китәчәк. Бу мәгълүматларны ТР Президенты Минтимер Шәймиев кичә “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖндә машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә хәбәр итте.
26
ноябрь, 2005 ел
шимбә
Минтимер Шәймиев: "РФ Дәүләт Думасына тапшырылучы закон проектларына мөнәсәбәт таләпчәнрәк булырга тиеш"
РФ Дәүләт Думасына тапшырылучы, шул исәптән Хөкүмәт линиясе буенча закон проектларына мөнәсәбәт таләпчәнрәк булырга тиеш. Бу хакта Краноярскида "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең VI съезды беткәч, Татарстан Президенты, партиянең Югары советы рәисе урынбасары Минтимер Шәймиев журналистларга биргән интервьюсында хәбәр итте.
Минтимер Шәймиев яңадан "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы рәисе урынбасары вазифасына сайланган
26 ноябрьдә Красноярскида "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең VI съездында Югары советының яңа составы расланды. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев яңадан Югары совет рәисе урынбасары вазифасына сайланган.
25
ноябрь, 2005 ел
җомга
ТР Президенты һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясы съездында катнашу өчен Красноярскига киттеләр
25 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иртәгә булачак "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясы съездында катнашу өчен Красноярскига киттеләр.
Муниципаль берәмлекләргә ЗАГС вәкаләтләрен бирәләр
ТР Дәүләт Советында "Татарстанда җирле үзидарә органнарына гражданнар хәле актларын дәүләти теркәү вәкаләтләрен бирү турында"гы закон проекты карала. Документ ЗАГС вәкаләтләрен республиканың муниципаль берәмлекләренә бирә.
ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев ЗАГС бүлекләренә аеруча киң таралган татар исемнәрен язу буенча рекомендацияләр эшләргә тәкъдим итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин топонимика буенча дәүләт комиссиясен төзергә тәкъдим итте.
24
ноябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Минтимер Шәймиев: "Республика Дәүләт Советы сессияләре утырышлары Татарстан гимны белән ачылырга тиеш"
24 ноябрьдә ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышы ачылды, анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Парламент сессияләренең бүтән утырышларын республика гимны белән ачарга" дигән тәкъдим белән чыгыш ясады. Эш шунда ки, ТР Дәүләт Советы регламенты нигезендә, Татарстан гимны көзге һәм язгы сессияләре ачылганда һәм ябылганда гына яңгырарга тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "парламент Регламентына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк", дип Минтимер Шәймиевнең тәкъдимен хуплады.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз