Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
24
ноябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда шикәр авыруыннан интегүче кешеләрнең яртысыннан күбесе мәгълүмат булмау корбаны булган
24 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы сессиясендә Нәсимә Столярованың ТР Президентына мөрәҗәгате каралды. Ул кайбер төркем халыкның (шикәр авыруы, туберкулез, онкологик авырулар белән интегүчеләр) акча түләүләреннән аларга тиешле социаль ташламаларга кайта алмавы белән бәйле катлаулы мәсьләне хәл итү хакында мәсьәлә куйды.
23
ноябрь, 2005 ел
чәршәмбе
Түбән Камада яңа Боз сарае ачылды
23 ноябрьдә Татарстан Президенты Түбән Камада "Боз сарае" спорт-мәдәни комплексын ачуда катнашты. Бәйрәм тантанасы "Шүрәле" композициясе белән башланды, аны синхрон фигуралы шуу буенча Россия призеры – Казанның "Татарстан" командасы тәкъдим итте.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Чаллыда Россия-Германиянең уртак предприятиесе “ZF-Кама”ны ачу тантанасында катнашты
23 ноябрьдә Чаллыда Минтимер Шәймиев катнашында “ZF Friedrichshafen” алман фирмасының “КАМАЗ” ААҖнең автомобиль компонентлары җитештерү буенча уртак предприятиесе рәсми ачылды.
17
ноябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Минтимер Шәймиев Казан хакимиятенең яңа башлыгы буларак Илсур Метшинны тәкъдим итте
Әлегәчә Түбән Кама шәһәре һәм районы хакимияте белән җитәкчелек иткән Илсур Метшин Казанның яңа хакимият башлыгы булды. Бүген ул ТР Президенты Указы нигезендә, Татарстан башкаласы мэры вазифасына билгеләнде.
ТР Президенты Указына яраклы рәвештә шулай ук Камил Исхаков, РФ Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнү сәбәпле, вазифасыннан азат ителде. Минтимер Шәймиев Камил Исхаковка “Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен” хөкүмәт бүләген тапшырды.
11
ноябрь, 2005 ел
җомга
Минтимер Шәймиев: "2006 ел Тукай елы булырга тиеш"
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимовны кабул итте. Очрашу барышында киләсе елда Муса Җәлилнең тууына 100 ел һәм Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрү турында фикер алышынды.
10
ноябрь, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Минтимер Шәймиев: "Казанлыларны су белән тәэмин итү сыйфатын Ауропа стандартларына җиткерү - безнең бурыч"
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев танылган "Альфа-Групп" консорциумының кайбер структур бүлекчәләре җитәкчеләре - "Альфа-Банк" ААҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев, "Альфа-Банк" ААҖ вице-президенты Дмитрий Крылов, "Росводоканал" ҖЧҖнең Директорлар советы рәисе Юрий Ширманкин һәм "Росводоканал" ҖЧҖ генераль директоры Игорь Медведев белән очрашты.
7
ноябрь, 2005 ел
дүшәмбе
Минтимер Шәймиев Татарстан хәйриячеләре белән очрашты
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хәйриячеләр һәм социаль учреждение җитәкчеләре белән очрашты. “Озак эшләү елларында беренче тапкыр без сезнең белән шушындый составта очрашабыз. Күрәсең, моның өчен җитлегү кирәк булган, өстәвенә, күркәм сәбәп тә бар – бүген мөселманнарның зур бәйрәме – Рамазан, ә иртәгә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ләкин бу көнне, 4 ноябрьдә гомумроссия бәйрәме булмаса, Татарстанда барыбер бәйрәм булыр иде, чөнки бу Казан Изге ана иконасы көне”, - Президент очрашуны ачып.
4
ноябрь, 2005 ел
җомга
Халыклар бердәмлеге көнендә Минтимер Шәймиев Республика клиника хастаханәсендә булды
Халыклар бердәмлеге көнендә – тынычлык, татулык һәм шәфкатьлелек бәйрәмендә – Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиника хастаханәсендә булды.
2
ноябрь, 2005 ел
чәршәмбе
Ураза Бәйрәме Котлы Булсын!
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате.
1
ноябрь, 2005 ел
сишәмбе
Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының канцелярия һәм мәдәни үзәк бинасын ачуда катнашты
1 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Курулташ Ташкент Казандагы Төркия Республикасы Генераль консуллыгының канцелярия һәм мәдәни үзәк бинасын ачуда катнаштылар.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз