Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2009 ел
сишәмбе
Р.Миңнеханов: “Кулланучылар кооперациясен үстерү буенча максатчан программа кирәк”
Ил күләмендә кулланучылар кооперациясен, инфраструктураны үстерүгә кагылышлы аерым программа кирәк. Россия кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең Казанда узучы еллык җыелышында ясаган чыгышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. “Корстон” комплексы залында узган чарада РФ Кулланучылар кооперациясе Њзәк берлеге Советы рәисе Евгений Кузнецов, төбәкләрдәге кулланучылар берлекләре җитәкчеләре катнашты.
Министрлар Кабинетында ТР да цифрлы телевидение челтәрен үстерү хакында сөйләшү узды
6 апрель көнне ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнехановның РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Юрий Борисов белән очрашуы вакытында республикада цифрлы телевидение челтәрен үстерү мәсьәләләре хакында сүз барды.
6
апрель, 2009 ел
дүшәмбе
И.Метшин: «Казан ирешелгән югары дәрәҗәсен саклап калыр өчен тырышырга тиеш»
6 апрельдә Казан шәһәре Башкарма комитеты бүлекләре һәм муниципаль берәмлекләр органнары җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин: «Казанның Роспатентта «Россиянең өченче башкаласы» товар билгесен рәсмиләштерү – Татарстан башкаласында яшәеш сыйфатын күтәрү буенча җитди эшләү өчен этәргеч булып тора.
Бу атнада Казанда “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсе эшләячәк
8-10 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә «Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе эшләячәк. Югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауга юнәлеш бирүче бу күргәзмә быел 9 нчы тапкыр үткәрелә. Аны «Казан ярминәсе» ААЌ ТР Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе белән берлектә оештыра.
“Татар моңы” Халыкара телевизион бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде
4 апрельдә М.Ќәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган йомгаклау концерты кысаларында, яшь башкаручыларның “Татар моңы” дип исемләнгән телевизион бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.
3
апрель, 2009 ел
җомга
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Лениногорски районында эш сәфәрендә
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Лениногорски районында эш сәфәрендә. Хөкүмәт башлыгы сәфәрен “Идея Көньяк-көнчыгыш” технопаркы, анда эшләүче резидент компанияләр эшчәнлеге белән танышудан башлады, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Ф.Мөхәммәтшин:“Тел белән бәйле проблемаларны хәл итү һәр граждан, һәр берләшмә өчен мөһим”
3 апрель көнне ТР Дәүләт Советы рәисе, Европа Советы Ќирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дуррес шәһәренә (Албания) эш сәфәре вакытында Европа төбәкләре ассамблеясенең Мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм халыкара хезмәттәшлек буенча комитетның пленар утырышында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасында киңәшмә үткәрде
2 апрель көнне ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды. Ул “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә махсус икътисади инфраструктура төзелешенә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.
2009 ел ахырына Татарстанның барлык мәктәпләре “төбәк” Интернетына күчәчәк
Бүгенге көндә Татарстанның 1152 мәктәбе “Интеграцияләнгән дәүләт телекоммуникация системасы” элемтә операторы хезмәтләреннән файдалана.
ТР фермерлары Испаниянең «Bastet-grupp» компаниясе белән 1 млрд. сумга килешү имзалаячак
3 апрельдә Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе Испаниянең «Bastet-grupp» компаниясе белән 6 элеваторга җиһазлар китерүне күздә тоткан килешүгә кул куячак. Республика фермерлары әлеге элеваторларда ашлык сакларга ниятли.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз