ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда кулланучылар базары предприятиеләреннән “Татарстанда иң яхшылар!” дип исемләнгән еллык смотр–конкурста катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә ТР Кулланучылар берлеге.
10 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында “Ел татары” бәйгесендә җиңүчеләрне котлау булачак.
9 апрель көнне республика парламентында ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашында “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары эшчәнлеген оештыруның норматив–хокукый аспектлары” дигән темага семинар уза.
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында журналистлар – чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Татарстан башкаласына ике көнлек танышу визиты белән «Reuters News», «Moscow Times», «Business New Europe», «Bloomberg» мәгълүмат агентлыклары, «Russia Today» һәм «Вести» телеканалларының хәбәрчеләре килде. Матбугат туры Россия бизнесы атналыгы кысаларында оештырылды.

8
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
“Татнефть” ААЌ агымдагы елның мартында 2193,8 мең тонна нефть чыгарган, бу план күрсәткеченнән 1,7 процентка артыграк. Љч ай эчендә 6348,8 мең тонна нефть чыгарылган, бу да пландагыдан 1,7 процентка күбрәк. 6417,87 мең тонна (планнан тыш – 348,76 мең тонна) нефть тапшырылган.
8 апрель көнне “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Мәгариф. Карьера - 2009” дип исемләнгән махсуслашкан күргәзмә эшли башлады. Љч көн дәвам итәчәк “Мәгариф. Карьера - 2009” күргәзмәсендә югары уку йортлары, дәүләти һәм шәхси белем бирү үзәкләре, махсуслашкан курслар, кадрлык агентлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тәкъдим ителә.
"Rockwool international" компаниясе, кыенлыкларга карамастан, Татарстанның "Алабуга" махсус икътисадый территориясендә яңа завод төзү­ен дәвам иттерәчәк. Кичә компания президенты Элко ван Хил ТР Хөкү­мәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әнә шул хакта белдерде.

7
апрель, 2009 ел
сишәмбе
“Соңгы елларда 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне хәйрия чаралары үткәрә торган вакытка әйләнде. Бу бигрәк тә Татарстанда Хәйрия елында ачык сизелде”, - дип белдерде бүген “Татмедиа” массакүләм коммуникация агентлыгында узган очрашуда ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова.
Узган ел ахырында Интернет челтәрендә Татарстанның Бердәм инвестиция порталы (http://aidrt.ru) эшли башлаган иде. Ул республика эчендә җитештерүче һәм сатып алучылар мөнәсәбәтләренә кагылышлы 3 бүлекне берләштерә.
Ил күләмендә кулланучылар кооперациясен, инфраструктураны үстерүгә кагылышлы аерым программа кирәк. Россия кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең Казанда узучы еллык җыелышында ясаган чыгышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. “Корстон” комплексы залында узган чарада РФ Кулланучылар кооперациясе Њзәк берлеге Советы рәисе Евгений Кузнецов, төбәкләрдәге кулланучылар берлекләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International