ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан республикада тормыш дәрәҗәсен тикшерү буенча аналитик эшләр алып бару өлкәсендә Бөтендөнья Банкы белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәк. Хәзер хезмәттәшлектә төп игътибар халыкның аз якланган катламына социаль ярдәм буенча дәүләт программаларын тагын да адреслырак итүгә биреләчәк.

30
март, 2009 ел
дүшәмбе
“Бу документ сезнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты икәнлегегезне раслый. Депутат таныклыгын кадерләп саклагыз. Ул бөтен чараларда диярлек катнашырга мөмкинлек бирә.
30 мартта Казан мэриясендә үткәрелгән республика башкаласы һәм аның муниципаль районнары җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәрне тышкы матурлау-бизәү һәм уңайлыклар булдыру комитеты җитәкчесе Роза Җаббарова хәбәр иткәнчә, 1 апрельдән 30 апрельга кадәр ел саен үткәрелә торган «айлык»ның чираттагысы Башкарма комитет карары белән игълан ителгән.
28 мартта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Ауропа көнен ел саен үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Комиссиясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Марк Франко белән очрашуда шундый фикер белдерде. Очрашу Казанда Ауропа көне чаралары кысаларында узды.
28 мартта Казанда Ауропа көне уза. Әлеге бәйрәмнең максаты – казанлыларга заманча Ауропа мәдәнияте һәм ауропалыларның тормышы турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү. Татарстанда ул әле беренче мәртәбә үткәрелә: моңа кадәр Ауропа көне Мәскәү һәм Санкт–Петербургта гына узды.
28 мартта Татарстанда Дәүләт торак фонды программасы буенча объектларның 39 процентында төзелеш эшләре башланмаган. Әлегә анда проектлау эшләре генә алып барыла. Шуңа да карамастан, инде апрель аенда ук төзелеш эшләрен тулы көченә җәелдерергә кирәк.
27 мартта «Казан» милли мәдәният үзәгендә хәйрия концерты һәм «Балага ярдәм ит» акциясе нәтиҗәләре буенча аукцион булды. Мэрия ярдәме белән, инициатив төркем һәм Казанның «Краски жизни» фонды (аның эшчәнлеге коммерциягә нигезләнмәгән) тарафыннан 5-27 март көннәрендә уздырылган әлеге акция Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегенә акчалата ярдәм күрсәтүне күздә тота.

27
март, 2009 ел
җомга
27 март көнне ТР Министлар Кабинетында ТР проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыруда РФ Дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча республика ведомствоара комиссиясе белән “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” һәм Татарстан арасында нанотехнологияләрне, наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек Килешүен гамәлгә ашыру буенча Координация Советының уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, генераль директор Анатолий Чубайс җитәкчелегендәге “РОСНАНОТЕХ” делегациясе, вузлар, предприятиеләр, фәнни институтлар җитәкчеләре һ.б. катнашты.
26 март көнне Россиянең Гадәттән тыш эшләр министрлыгында “Бердәм Россия” партиясенең Югары һәм Генераль советларының уртак утырышы булды, анда РФ Хөкүмәтенең 2009 елда Кризиска каршы чаралар программасы проекты буенча фикер алышынды. Утырышта Татарстан Республикасыннан “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге лидеры, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

2009 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев үзенең хатыны белән Чехия Республикасына чираттагы ялга китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International