ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2009 ел
пәнҗешәмбе
“Без яшьләрнең белем алу дәрәҗәсенә зур игътибар бирәбез. Моның өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә җитәрлек: гуманитар һәм техник вузлар эшләп тора. Аларны җитештерү тармагы белән бәйләү зарур”, - дип белдерде педагогларның бүген Казанда уза торган бөтенроссия конференциясендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов.
Узган ел дәвамында “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан ятмалардан 25 млн. 766 мең тонна “кара алтын” чыгарылган. Шуның 366 мең тоннасы планнан тыш табылган. 11,7 млн. тонна углеводород чималы катламнарның нефть бирү сәләтен күтәрү чараларын куллану ярдәмендә алынган. Ул узган ел чыгарылган нефтьнең 45 проценттан артыграгын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматлар бүген “Татнефть” ААҖ Директорлар советының ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган чираттагы утырышында яңгырады. Анда компаниянең 2008 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

26 март көнне Кремльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Россия нанотехнологияләр корпорациясе”нең (“РОСНАНОТЕХ”) генераль директоры Анатолий Чубайс белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Борис Павлов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров һ.б. катнашты.

25 март көнне Татарстан Республикасының РФдагы тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Михаил Столяров Франция Республикасының гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниастины кабул итте.
Татарстан Республикасы территориясендә тәкъдим ителгән сәүдә челтәр компанияләренең җирле тауар җитештерүчеләр белән үзара мөнәсәбәтенә бәйле мәсьәләләр хакында атна саен фикер алышыначак. 25 мартта ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов ТР Министрлар Кабинетында үткәргән киңәшмә нәтиҗәләре буенча әнә шундый карар кабул ителде.

25
март, 2009 ел
чәршәмбе
“Казан” Халыкара аэропорты 2013 елгы Универсиада кунакларын һәм анда катнашучыларны җиңеләйтелгән виза режимы буенча кабул итәргә әзер.
25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

25 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә уздырылган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышын ачып, республика җитәкчесе комитетның узган елда булган беренче утырышында чишелеше озак вакыт таләп иткән бурычлар куелганлыгын искәртте.


24
март, 2009 ел
сишәмбе
24 мартта ТР Министрлар Кабинетында булган эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык өчен индустриаль икътисади мәйданчыклар булдыру, республика дәрәҗәсендә салым ташламалары тәкъдим итү мөмкинлекләре буенча фикер алыштылар.
23 мартта Сочида Физкультура һәм спорт советы утырышында Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Универсиадага әзерлек турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International