ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2007 ел
сишәмбе

20 ноябрьдә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов, ТР Президенты Минтимер Шәймиев «Алабуга» махсус икътисади зонасында узган эшлекле сәфәрен МИЗның аеруча күренекле резидентларның берсе – «Северсталь-Авто-АЛАБУГА» ҖЧҖе белән танышудан башлады.


19
ноябрь, 2007 ел
дүшәмбе
19 ноябрь көнне Казанга Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов килде. Аэропортта аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башака рәсми затлар каршы алды.
19 ноябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанның "Тернәкләндерү травмотологиясе һәм ортопедия" фәнни-тикшеренү үзәгенең яңа бинасында булды.

17
ноябрь, 2007 ел
шимбә
17 ноябрь көнне Тверь өлкәсенең “Завидово” резиденциясендә Владимир Путин “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев дә катнашты.

16
ноябрь, 2007 ел
җомга
16 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына эшлекле сәфәрен Лениногорскида дәвам итте. Ул "Лениногорски механика заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты һәм шәһәрнең яңа Гомум практика табиблары үзәген карап чыкты. 

15
ноябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
15 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Бөгелмә шәһәренә эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты гыйльми советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

14
ноябрь, 2007 ел
чәршәмбе
13 ноябрьдә Казанга эшлекле сәфәр белән РФ эчке эшләр министры - армия генералы Рәшит Нургалиев килде. 14 ноябрь көнне исә ул ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфаров белән берлектә республика милиционерларына "Солнечный город" торак комплексында урнашкан фатир ачкычлары тапшырды.

13
ноябрь, 2007 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларына дәүләти теркәү буенча вәкаләтләрне бүлеп бирү турында" һәм "Физик культура һәм спорт турында"гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы Татарстанның ике законын имзалады.

12
ноябрь, 2007 ел
дүшәмбе
12 ноябрь көнне Татарстан башкаласына Дмитрий Медведев килде. РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Казанга эш сәфәрен Россия Ислам университетыннан башлады. Илнең беренче вице-премьерын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тул вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов һәм башка рәсми затлар озатып йөри.

9
ноябрь, 2007 ел
җомга
9 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республикада оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә зур өлеш керткән милиция хезмәткәрләрен бүләкләде. Билгеле булганча 10 ноябрьдә милиционерлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Шуңа күрә Казан Кремленә чакырып, Татарстан Президенты үзе кабул итүе милиционерлар өчен икеләтә куанычлы вакыйга булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International