ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2007 ел
шимбә
20 октябрь көнне Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарларының республика форумы узды. ТР Фәннәр академиясе конференцияләр залына республиканың иң актив иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары, дәрәҗәле эшлекле даирәләре вәкилләре, күренекле фән һәм сәнгать әһелләре - барлыгы 600дән артык кеше җыелды. Форум эшендә "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

19
октябрь, 2007 ел
җомга
Казанга биоягулык сәнәгате үсеше темасына фикер алышу максаты белән килгән мәртәбәле кунаклар - РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевның эш визиты, республиканың Лаеш районы Усады авылында башланып китте.

19 октябрь көнне иртән "Казан" халыкара аэропортына РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов белән Россия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевны алып килгән самолет төшеп утырды. Аэропортта мәртәбәле кунакларны ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев каршы алды.

18
октябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фондының 2007 елга бюджеты хакында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы Татарстан Республикасы Законын имзалады.
18 октябрьдә ТР Дәүләт Советында 33-нче утырышның икенче эш көне уза. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль район башлыклары, РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутатлары, хокук яклау органнары вәкилләре дә катнаша.

17
октябрь, 2007 ел
чәршәмбе
17 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "ТриГранит Девелопмент Корпорэйшн" компаниясе президенты һәм Директорлар советы рәисе Шандор Демьянны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы утыз өченче утырышы үз эшен 17-18 октябрь көннәрендә дәвам итә. Чәршәмбе утырышынд ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

13
октябрь, 2007 ел
шимбә
Ел саен авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, республикада алдынгы игенчеләрне һәм терлекчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итү матур традициягә керде. Быел да 13 октябрь көнне Казанда уңыш бәйрәмен билгеләп үттеләр.

12
октябрь, 2007 ел
җомга
12 октябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев соңгы вакыта азык-төлеккә бәяләр үсү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Анда республиканың ТР Дәүләт Советы, төрле министрлык җитәкчеләре катнашты.
Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзәрате рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдингә һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхаковка Ураза бәйрәме уңаеннан котлау телеграммалары җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International