ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2007 ел
пәнҗешәмбе

7 июньдә Казанда "Инновацияләр - оптик тармак үсешенә магистраль юл" темасы буенча фәнни-гамәли конференция ачылды. "Гамәли оптика дәүләт институты" фәнни-җитештерү берләшмәсе федераль дәүләт унитар предприятиесе оешуга 50 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

7 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, тынычлык һәм яшьләр үсешенә керткән өлеше өчен "Диалог һәм хезмәттәшлек өчен" Ислам конференциясе Яшьләр форумының (ИКЯФ) Мактаулы дипломы белән бүләкләнде. Илбашының, форум президенты, Төркия Премьер-министрының дини мәсьәләләре буенча киңәшчесе Али Сарыкая җитәкчелегендәге ИКЯФ делегациясе белән очрашуы әнә шундый күңелле мизгелләрдән башланды.

6
июнь, 2007 ел
чәршәмбе
6 июньдә В.Качалов исемендәге театр сәхнәсендә Россиянең халык артисты, дәүләт премияләре лауреаты, Кече драма театры - Ауропа театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додин куелышындагы "Дядя Ваня" спектакле күрсәтелде. Тамашачылар залында тормыш иптәше белән бергә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә бар иде.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Грефтан хат килде.


5
июнь, 2007 ел
сишәмбе
5 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Мәскәүдә террорга каршы көрәш комитеты утырышында катнашты.

4
июнь, 2007 ел
дүшәмбе
4 июнь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Иминлек Советы утырышын уздырды. Бу юлы сүз Татарстанда нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы үтәлеше турында барды.

2
июнь, 2007 ел
шимбә
2 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Апас муниципаль районына эш сәфәре "Әнәле" агрофирмасы бүлекчәләренең язгы чәчү эшләре белән танышудан башланды. Илбашын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Айрат Шәфигуллин, Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин озатып йөрде.

1
июнь, 2007 ел
җомга

1 июнь көнне Казанда I Республика хәйрия балы уздырылды. Чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты. Аның сүзләренә караганда, әлеге чара - тарихи вакыйга, чөнки Татарстан башкаласында хәйрия балы соңгы 100 елда тәүге мәртәбә үткәрелә.

1 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ауропаның дәрәҗәле "Лен Трофи-2007" Кубогына ия булган һәм Россия Чемпионатында ышанычлы җиңү яулаган "Синтез" ватерполо клубы командасын тәбрикләде.
1 июнь Татарстан башкаласында Евразия Икътисади Берлегенә керүче дәүләтләрдәге салым хезмәте җитәкчеләре Советының XXI утырышы уза. Иртәнге якта исә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мокрецовны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International