ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2007 ел
җомга
13 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Свердловск өлкәсе Законнар чыгару Җыены делегациясен кабул итте. Делегацияне Вәкилләр Палатасы Рәисе Юрий Осинцев җитәкләде. Очрашуда Татарстан ягыннан республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бар иде.

11
июль, 2007 ел
чәршәмбе
11 июльдә Казанга Россия һәм чит ил венчур фондлары вәкилләре, стратегик һәм шәхси инвесторлар, эре корпорация җитәкчеләре, инвестиция компанияләре һәм 11 илдән банк белгечләре җыелды. Татарстан башкаласының "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында Икенче Округ Венчур Ярминкәсе уза. Әлеге чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко да катнаша.

7
июль, 2007 ел
шимбә
7 июль көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Саклык банкы президенты - идарә рәисе Андрей Казьмин белән очрашты. Очрашу барышында республика белән Россия Саклык банкы арасында хезмәттәшлек төрләре һәм юнәлешләре хакында фикер алышынды.

6
июль, 2007 ел
җомга
6 июльдә республиканың кара алтын табучы белгечләре Алабугада җыелды. Биредә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында республика нефть компанияләренең ярты еллык эш йомгаклары һәм алга таба тармакны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

5
июль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
5 июль көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республикага эш визиты белән килгән Ислам Фәннәр академиясе президенты Абдуссәлам Маджали әфәнде белән очрашты.
5 июльдә ТР Дәүләт Советының 32нче утырышында катнашкан ТР Президенты Минтимер Шәймиев парламентка Икътисад һәм сәнәгать, Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыкларын бетереп, алар урынына яна министрлыклар төзү тәкъдимен кертте.
5 июль көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы" ("Внешэкономбанк") дәүләт корпорациясе рәисе Владимир Дмитриевны кабул итте.

4
июль, 2007 ел
чәршәмбе
4 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Апас районы аграр хуҗалыклары базасында республика семинар-киңәшмәсе үтә. Биредә республиканың төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, җир эше белән бйле барлык белгечләр республикада өстенлекле аграр проектны гамәлгә ашыруның барышы һәм 2007 ел иген уңышын җыеп алу мәсьәләләре буенча фикер алышалар.

2
июль, 2007 ел
дүшәмбе
2 июль көнне Казан Крмелендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиядә Канаданың Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ральф Джеймс Лисишин белән очрашты. Дәрәҗәле кунак һәм аның тормыш иптәшен каршылап, Илбашы Канада дәүләте тарафына җылы сүзләрен җиткерде. Беренчедән, ул, әлеге чит илнең авыл хуҗалыгы ягыннан алга киткәнен ассызыклап, элегрәк күп кенә культураларның Татарстанга нәкъ менә Канададан кертелүен телгә алды.

29
июнь, 2007 ел
җомга
29 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ростов-на-Дону шәһәрендә Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин рәислегендә үтә торган РФ Дәүләт советы утырышында катнашты. РФ Президенты карары нигезендә, Дәүләт Советы утырышы "РФдә хокук бозуларны кисәтү һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү дәүләт системаларын гамәлгә ашыру буенча беренче чираттагы чараларга" багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International