22 март көнне Мәскәүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Собянин, федератив мөнәсәбәтләр һәм җирле үзидарә буенча ведомствоара группа җитәкчесе, милли проектларны булдыру буенча РФ Президенты булышчысы Игорь Шувалов белән очрашты.
26 – 28 март көннәрендә Россиягә официаль визит белән Кытай Халык Республикасы җитәкчесе Ху Цзиньтао килә. Иң элек ул РФ Президенты Владимир Путин белән “Россиядә Кытай елы”н һәм Кытай милли күргәзмәсен тантаналы рәвештә ачып җибәрәчәк дип көтелә. Владимир Путин белән тыгыз аралашудан башка, визит кысаларында Ху Цзиньтао РФ Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов, РФ Хөкүмәт башлыгы Михаил Фрадков һәм, Казанга килеп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән сөйләшергә нияте бар.
13 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан официаль делегациясенең Саксония дәүләтенә эшлекле визиты башланды.