Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
15
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Минтимер Шәймиев: “Гарәп дөньясы илләре белән тыгыз элемтәләр урнаштыру чорына аяк бастык”
14 февральдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә журналистларга РФ Президенты Владимир Путинның Якын Көнчыгыш илләренә кылган эшлекле сәфәренең нәтиҗәләре хакында бәян итте. Мәгълүм булганча, республика Президенты Россия рәсми делегациясе әгъзасы сыйфатында, әлеге вакыйганың шаһиты булды.
14
февраль, 2007 ел
чәршәмбе
Минтимер Шәймиев "Сименс" компаниясе вәкилләре белән очрашты
14 февральдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Сименс" компаниясе вәкилләре белән очрашты. Аерым алганда, "Сименс" җаваплылыгы чикләнгән оешманың Россиядәге президенты -"Siemens AG" компаниясенең вице президенты Дитрих Меллер белән сөйләшү узды.
Минтимер Шәймиев Сәнәгать буенча федераль агентлык җитәкчесе Борис Алешин белән очрашты
14 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Сәнәгать буенча федераль агентлык җитәкчесе Борис Алешин белән очрашты.
Минтимер Шәймиев Россия Президенты Владимир Путинның Якын көнчыгыш илләренә рәсми визитында катнашуын тәмамлады
13 февральдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Россия рәсми делегациясе составында Иорданиядә булды.
12
февраль, 2007 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты Россия дәүләте башлыгының Якын Көнчыгыш илләренә рәсми визитында катнашуын дәвам итә
12 февральдә Россия дәүләте башлыгы Владимир Путинның Якын Көнчыгыш илләренә рәсми визиты барышында делегация әгъзасы сыйфатында катнашучы ТР Президенты Минтимер Шәймиев Катарның финанс министры Юсеф Хөсәен Камал белән Катар һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Минтимер Шәймиев Әр-Риядта эшлекле форумда катнаша
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты Владимир Путинның Якын Көнчыгыш илләренә рәсми визиты кысаларында Россия һәм Согуд Гарәбстаны бизнесменнары катнашында уза торган эшлекле форумда катнаша.
11
февраль, 2007 ел
якшәмбе
Минтимер Шәймиев король Фейсал исемендәге премиянең акчасын хәйриягә юнәлтәчәк
11 февраль көнне Әр-Риядта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә король Фейсал исемендәге Халыкара премия тапшырылды. Минтимер Шәймиев аның акчасын – 200 мең доллар – хәйрия максатларына юнәлтергә ниятли.
8
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан һәм Швейцария арасында хезмәттәшлек җепләрен ныгыту турында фикер алышынды
8 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Швейцария Конфедерациясенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эрфин Хофер белән очрашты.
7
февраль, 2007 ел
чәршәмбе
М.Шәймиев: “Балтачның күпмилләтле халкы – дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерүе белән Татарстан өчен үрнәк”
7 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында районның Чепья авылында яңа мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты.
2
февраль, 2007 ел
җомга
Минтимер Шәймиев: “Безне дөнья җәмәгатьчелегенең ишетүен телибез”
“Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме башкарма комитет төзергә һәм махсус фонд гамәлгә кертергә тели. Бу хакта 2 февральдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Истанбулда тәмамланган форум нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз