ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
1 февральдә Истанбулда "Россия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең өченче утырышы ачылды. Аның эшендә рәистәш буларак Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

31
гыйнвар, 2007 ел
чәршәмбе
31 гыйнвар көнне кич белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Истанбулга килде.
31 гыйнварда ТР Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы 29нчы утырышы ачылды. Аның эшендә ТР Президент Минтимер Шәймиев катнаша. Көн тәртибенә, аерым депутатлар тәкъдимен дә исәпкә алып, 40 тан артык мәсьәлә чыгарылды. Шуларның икесе – республикада аз керемле гражданнарны социаль найм шартларында торак белән тәэмин итүгә кагылышлы.

30
гыйнвар, 2007 ел
сишәмбе
30 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенең алдынгы хезмәткәрләре белән очрашты.

29
гыйнвар, 2007 ел
дүшәмбе
Татарстанда җитештерү көчләре һәм сәнәгать кластерлары үсешенең 2007 елда тагын да кискенрәк борылыш алуы фаразлана. Моның әһәмияте турында 29 гыйнвар көнне Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә – ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында шактый җитди ассызыкланды. 2006 ел эшчәнлегенә йомгак ясап, 2007 елга яңа бурычлар билгеләүне максат итеп куйган утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Астана шәһәре акимы Әскәр Мамин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин дә катнашкан иде.

27
гыйнвар, 2007 ел
шимбә
Бүгеннән башлап, “Эрмитаж-Казан” Үзәге “Ат өчен ярты патшалык...” Дөнья мәдәниятендә ат” күргәзмәсе белән танышырга чакыра. Әлеге күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Россия ватандашлары Халыкара Советы Президиумы Рәисе Петр Шереметев, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты.

26
гыйнвар, 2007 ел
җомга
26 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия ватандашларының Халыкара советы Президиумы Рәисе Петр Шереметев белән очрашты.

25
гыйнвар, 2007 ел
пәнҗешәмбе
25 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Россия студентчылыгы көне уңаеннан, ТР махсус дәүләт стипендиатлары белән очрашты.

24
гыйнвар, 2007 ел
чәршәмбе
24 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Сибур Холдинг" ААҖ һәм "Казанкомпрессормаш" ААҖ арасында хезмәттәшлекнең төп шартлары турында Килешүгә кул куюга багышланган чарада катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International