ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2007 ел
чәршәмбе
Мәгълүм булганча, спорт өлкәсендә Татарстанның гына түгел, ә бөтен Россиянең горурлыгы булып саналган "Ак Барс" хоккей командасы уенчылары быел Ауропа чемпионнары Кубогын алып кайтты. Шушы бөек җиңү белән бүген Казан Кремлендә республика спортчыларын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә тәбрикләде.

23
гыйнвар, 2007 ел
сишәмбе
ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзен 70 яшьлек юбилее белән котлаган һәммә кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

20
гыйнвар, 2007 ел
шимбә
Татарстан Президенты М.Шәймиевне 70 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар
Бүләкләү тантанасы алдыннан Россия дәүләт башлыгы чыгыш ясады. Ул Минтимер Шәймиевне бүген билгеләп уза торган 70 яшьлек юбилее белән котлады. Владимир Путин Татарстан Президенты “гомум ил күләмендәге сәясәтчеләргә һәм лидерлар рәтенә кертергә була торган кешеләр төркеменә” карый, дип ассызыклады. “Татарстанда эшләү елларында сез республиканы илнең әйдәп баручы төбәкләренең берсенә әверелдердегез, - диде ул. – Сезне Россиядә зирәклегегез, әдәплегегез һәм сүзләрдә һәм эшләрдә нигезле булуыгыз өчен бәялиләр”. Владимир Путин шулай ук Татарстан лидерының “чын федератив дәүләт” төзелешенә керткән өлешен дә билгеләп узды һәм республикада һәрвакыт гомумроссия башлангычларын һәм өстенлеләренә теләктәшлек сизелә дип ассызыклады.

19
гыйнвар, 2007 ел
җомга
Казанда Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалаштыру һәм халыкның аз керемле төркеме мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәркем алырлык торак төзү буенча РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары эше проблемалары буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышы узды.
Казан Кремлендә РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы алдыннан ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Россия Президенты Владимир Путин белән кыска әңгәмәсе узды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Казанда уза торган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы кысаларында Татарстанның төзелеш потенциалын тәкъдим иттеләр. Ил башлыгы “Казан” халыкара ат-спорт комплексында урнаштырылган экспозицияне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ төбәкләр үсеше министры Владимир Яковлев, Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин белән берлектә карап йөрде.
Татарстан башкаласында узачак РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы алдыннан Россия Президенты Владимир Путин “Казанның бердәм исәп-хисап үзәге” МУПының "Азино-1" территориаль бүлгендә булды.
Татарстан башкаласына РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу өчен Россия Президенты Владимир Путин килде. Утырышта Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнарының торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау һәм халыкның аз керемле төркемнәре мәнфәгатьләрен исәпкә алып, торак төзү эшчәнлеге проблемалары каралачак.

18
гыйнвар, 2007 ел
пәнҗешәмбе
18 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында, Россиянең Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән Татарстан Хөкүмәте арасында килешүгә кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International