ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2006 ел
чәршәмбе
18 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Кушма Корольлегенә эшлекле визиты башланды.

16
октябрь, 2006 ел
дүшәмбе
16 октябрь көнне Казанда "Җәмгыят-Бизнес-Хакимият: Хәйрия эшчәнлеген үстерүгә көчләрне берләштерү" исеме астында форум ачылды. Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүгенге чараны "Изге эшләр эшләүчеләр Җыены" дип атады.
16 октябрь көнне Казанда "Җәмгыят-Бизнес-Хакимият: Хәйрия эшчәнлеген үстерүгә көчләрне берләштерү" форумы эшли башлады. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев форум эшендә катнаша.

13
октябрь, 2006 ел
җомга
ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә ЮНЕСКОның Генераль директоры Коитиро Мацуурадан телеграмма килде. Анда Генераль директор үзенә "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале тапшырулары өчен рәхмәт сүзләрен белдерә.
Татарстанда югары катламнары эшкәртелгән чыганаклардагы нефть скважиналарында эшләү буенча эксперимент башлана. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республика башлыгы Минтимер Шәймиев белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

12
октябрь, 2006 ел
пәнҗешәмбе
12 октябрь көнне яңа Парламент үзәгендә ТР Дәүләт Советының 26нчы утырышы ачылды. Сессия утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
12 октябрь көнне республиканың яңа парламент үзәге ачылу уңаеннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әнә шундый теләкләрен җиткерде. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Президент, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты Аппаратлары җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, җирле муниципаль берәмлекләр башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

11
октябрь, 2006 ел
чәршәмбе
11 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев эшлекле сәфәр белән Түбән Камада булды. Биредә берьюлы өч нефть-химия заводы: полипропилен, бензин, газ конденсаты эшкәртү заводлары ачылды.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең вазыйфадашы Мортаза Рәхимовның яңадан да Башкортстан Президенты вазыйфасында раслануы уңаеннан, аңа Котлау телеграммасын җибәрде.

10
октябрь, 2006 ел
сишәмбе
10 октябрь көнне РФ тышкы эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия һәм чит ил массакүләм мәгълумат чаралары өчен пресс-конференция уздырды. Ул Президентның Бөекбританиягә булачак визитына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International