26 октябрь көнне Казан Кремлендә FISU вәкилләре Татарстан президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты. Анда ТР премьер-министры Р.Миңнеханов, Казан мэры И.Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры М.Барыев та катнашты.
25 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Яшел Үзән муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгының “Россия гражданнарына — һәркем алырлык һәм уңайлы торак” семинар-киңәшмәсендә катнашты.